Атюрьево районы ООО МАПО «Каменка» оешмасына нигез салынганнан бирле эшләүчеләрнең берсе - Наиль Фаиль улы Агеев.
Наиль Фаиль улы - бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган нәселдән - механизаторлар нәселеннән. Әтисе Фаильнең хезмәт стажы 42 елны тәшкил итә. Уллары Наиль белән Рафаэль дә әтисе юлыннан киткәннәр- икесе дә авыл хуҗалыгы техникасында эшлиләр.
Хәзерге вакытта Наиль Фаиль улы Агеев Джон-Дир тракторында эшли, парларны эшкәртә, көзге чәчү эшләренә туфрак әзерли. Аның сүзләренә караганда, апрель аеннан сезонлы кыр эшләре башланды: җирне ашлама белән тукландыру, аннан чәчү, малларга азык әзерләгәндә печән ташу кебек эшләрне башкарган, ә хәзер инде парларны эшкәртү белән шөгыльләнә һәм шулай караңгы көзгә кадәр. Авыл хуҗалыгында яз-җәйләрне ял итәргә вакыт юк та юк, эшләргә теләгән механизаторга кыш көне дә эш табылып тора. Мәсәлән, яңа сезон өчен техника әзерләү буенча ремонт эшләрен башкару, моннан тыш, фермада да эш җитәрлек. Кыскасы, эшкә кул һәм теләк булса, эш фронты һәрвакыт табылып тора авыл җирендә. Әйтеп китәргә кирәк; тырыш хезмәткәрләрне МАПО хуҗалыгы җитәкчеләре хезмәт хакы белән кыерсытмый; авыл үлчәмнәре буенча яхшы тормышка җитәрлек түли. Менә шулай күп еллар буе иртә таңнан караңгы төнгә кадәр туган як файдасына хезмәт куя Наиль Фаиль улы Агеев. Бүген дә, кыска гына сорауларга җавап биреп һәм тиз арада техниканың җимерелгән җирен төзәтеп, тракторын кабызды да басуга китте; җәйге эш көтәргә яратмый шул. Хуҗалык җитәкчесе В.Н.Кучеров үз эшчесен бик җаваплы һәм тырыш, ә иң мөһиме, яхшы һәм намуслы кеше буларак характерлый. Ул аракы эчми, тәмәке тартмый, бар яктан да уңган кеше, ди.
Язма героебыз аны шундый иттереп тәрбияләгән өчен әти-әнисенә рәхмәтле. Әти-әнисе хәзер инде олылар: әтисенә - 81 яшь, ә әнисенә - 77 яшь. Әнисе дә, әтисе кебек үк, җирдән ерак китмәгән, гомере буе колхозда эшләгән. Агеевлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнеп үскән: ике малай һәм бер кыз. Хәзер инде әби-бабайны шатландырып, дүрт оныклары һәм ике оныкчыклары үсә. Рафаэльләре Мәскәүдә яши, экскаваторда эшли, Риммалары да гаиләсе белән Мәскәүдә яшиләр. Наильләре генә әти-әнисе йортыннан китмәгән; аларны картлык көннәрендә ялгыз калдыра алмаган, туган җире дә җибәрмәгән. Әйе, ул абыйсы кебек үк Мәскәүгә китеп үз тормышын биредәгегә караганда күпкә яхшырак алып бара алыр иде. Әмма туган җирендә яшәргә, карт әти-әниләренең тынычлыгын сакларга калганлыгын Наиль үзе дөрес эшләгән дип саный. Карт кешеләрне үзе белән шәһәргә алып барырга да булдырыр иде диярсез, тик риза булырлармы соң? Алар - борынгыдан чыныккан, кендек каны тамган җир кешеләре бит. Балалары ата-аналарын зур шәһәрләргә алып киткән очраклар бихисап, ә алар анда яши алмыйча йә кире кайткан, йә иртә үлгән очраклар күпме! Тамырын корыткан агач кебек булыр күк җирләре дә үләр дип тоела аларга.
Туган ягында калганына бер дә үкенми Наиль Фаиль улы Агеев; тамырлары көчле аның,  шул тамырларын нәкъ туган җирендә саклап яши.

Наилә Насырова