Авылдан килгән тәм-томнардан авыз итәргә яратучылар, гадәттә, базарда еш кунак була. Авыл халкы өчен дә башкала бәяләре кызыклы, ә бәлки, файдалы да булыр дип, без Сарансктагы «Центральный»га юнәлдек.

 

Иртәнге як һәм көннең салкын, җилле булуына карамастан, базар гөрли иде инде. Сайлау мөмкинлеге дә зур, бәяләр дә төрле. Мәсәлән, базарның керү өлешендә үк яңа бәрәңгенең бер килограммы 50 – 60 сум тора. Эчтәрәк - 30 сумга тәкъдим итеп торалар иде. Яшелчәсе дә, җиләк-җимеше дә, җиләкләре дә, үсентеләре дә – барысы да бар базарда. Сатучылар үз товарларын и мактыйлар, и мактыйлар. Аларда гына иң тәмлеләре, яхшылары, арзаны.

– Алып җибәр, кызым. Миндә иң арзаны. Бер майонез чиләге 200 сум тора, – ди бу.

– Әнә тегендә сатучы егет 150 сумга тәкъдим иткән иде, – дим. – Әй, алыпсатар бит ул. Ә без үзебез үстерәбез. Безнеке шәбрәк…

Бу көннәрдә базарның төп геройлары – гөмбә, дисәм, бер дә ялгышмамдыр. Светотехстрой, Химмаш районнары базарларында бигрәк күп сатыла. Урман сыеның нинди генә төрләре юк биредә. Гөмбәне, башлыча, Кочкурово, Большие Березники районнарыннан җыелганнарын саталар. Иң затлы ак гөмбәнең матурларын, кечерәкләрен 700 – 900 сумга саталар. Дөрес, бәяләр төрле, сатулашырга да мөмкин. Мәсәлән, 2 кг сыешлы чиләктәге бер үк төрле гөмбә бер кешедә бер бәя, икенчесендә башкача булырга мөмкин. Шуңа күрә күз төшкән беренче товарны сатып алганчы, бөтен базарны әйләнеп, чагыштырып карап алсагыз, оттырмассыз.

Урам якта йөргәч, базарның эчке, өсте өлешенә уздым. Яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар янына тукталмыйча, ит сатучылар янына бардым.

– Кызым, ал әле итемне. Бик тәмле,- дип эндәште Ләмберә районыннан килгән апа.

Табыш кына кертми, чыгым да сорый шул базар. Мәсәлән, ит сатучыларны алыйк.

– Урын өчен аена – 18,600 сум, лабораториягә 300 сум түлибез. Бугазлау урынында ветеринар белән печать өчен 700 сум бирәбез, - ди исемен әйтергә теләмәгән чибәркәй сатучы.

Сатучылары күбесенчә өлкән яшьтәге апалар булган кебек, сатып алучыларның да күпчелеге өлкән яшьтәгеләр кебек тоелды миңа.

– Еш киләм базарга. Якын да, кибеткә караганда тәмлерәк тә. Гадәттә, авыл каймагын алам. Суган, бәрәңгесен дә алгалыйм. Караҗиләк белән мүк җиләген алып, катырырга куям, - диде Рәхилә ханым Исмаилова.

Сатулашыр, сайлап, карап алыр өчен яхшы урын инде ул базар. Сатулаша белсәң, әлбәттә. Белмәсәң, үзеңне дә төп башына утыртып калдырырга мөмкиннәр. Чөнки бәяләр төрле булган кебек, сатучылары да бик «шома».

Кайбер диетологлар раслаганча, иң файдалы продукт үз җиреңдә үстерелгән. Ә безнең җир, Аллага шөкер, уңышны бирә. Бу хакта район азыктөлек базарлары сөйли; аның төп халкы җирле яшелчә һәм җиләк-җимеш белән мәшгуль. Әлбәттә, помидор, әгәр ул үз түтәлеңдә үстерелгән, Көньякныкына караганда 3 тапкыр кыйммәтрәк. Тик бу бит помидор! Мондый “үгез йөрәгенең” тәме генә ни тия! Мәсәлән, килограммы өчен 100 сум сорыйлар Ельник базарында. Быел барысының да җиләк-җимешләре булмады. Аңлашылмаслык сәбәпләр аркасында, слива һәм чиянең майдагы шау килеп чәчәк атуы җиләк-җимеш китермәде. Барысы да буш төс белән очып узды. Шуңа күрә чиянең бәясе дә арзан түгел - чиләк өчен 1000 сум. Бакча грушасының чиләген 500әр сумнан саталар. Ельник районы бакчачыларына көндәшлекне Краснослободск бистәсе халкы тәшкил итә. Суган да, сарымсак та биредә арзанрак. Хатын-кыз йодрыгы кадәр сарымсак башы өчен 35әр сум. Базарда яшь бәрәңге дә бар. Әлегә чиләкнең уртача бәясе - 300 сум. Әмма бәрәңгене әле бик азлар гына казый, бәясе, уртача уңышка карап, очызрак булыр, мөгаен. Район базарында сыер ите 380-400 сум тора.

Бал спасын элеккеге бәя белән каршы алдылар бу якларда. Ельник умартачыларына Торбеево умартачылары көндәшлек итә. Аларның балы тәмле, хуш исле һәм аңа ихтыяҗ зур. Умартачылар бәяне “не загибают”, бу шифалы продукт, узган елдагы кебек үк, 1 литрына уртача 500 сум сорыйлар.

Сүз уңаеннан. Көньяктан алып кайтуда эшләүче эшмәкәрләргә дә рәхмәт әйтергә кирәк. Карбыз, кавын, абрикослар, нектариналар, виноград, цитрус, алмалар - күңелең ни теләсә, бар да бар; акчаң гына чыдасын! Менә шундый ул бүгенге базар хаклары.

Наилә НАСЫРОВА