Ул «Мәгариф» милли проекты кысаларында төзелгән, объектның бәясе 250 миллион сумнан артып киткән.
Беренче сентябрьдә Ләмберә районы Аксёново мәктәбе тантаналы рәвештә ачыла. Мәктәп ишекләре өстендә «Рәхим итегез!» дигән бәйрәм лозунглары эленеп тора. «Мөмкинлекләр киңлеге» дигән яңа мәктәп директоры Максим Геннадьевич Каштанов бу көнне 103 укучыны тантаналы рәвештә кабул итә; аларның 11е күрше Инят авылыннан. Мәктәпнең педагогик составы 20 кешене тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Аксёново мәктәбендә, башка фәннәрдән тыш, элеккечә ук татар теле һәм әдәбияты укытылачак. Үсеп килүче буынның физик үсешенә күп вакыт биреләчәк. Биредә мәктәп яны территориясе зур - 3200 кв. м. Мәктәп спортзалыннан тыш, ишегалдында футбол кыры, волейбол, баскетбол, ял зонасы урнашкан.
Беренче сентябрьдә беренче тапкыр Аксён урта мәктәбенең укытучылар өстәле артына ике яшь укытучы - Динара Гаяз кызы Арикова белән Рамилә Юнир кызы Насыбуллова утырачаклар. Алар икесе дә шушы авылда туып-үскән, быел педагогик вузда укуларын тәмамлаган. Ә укытучы һөнәрен сайлаулары мәктәптә үк билгеле булган. Алар белән танышабыз. Динара Гаяз кызы Ариковага мәктәп елларында ук үзенең укытучысы Луиза Абдрахман кызы Равилова биология һәм география фәненә мәхәббәт хисе тәрбияләгән, ахрысы. Аңа бу предметлар һәрвакыт ошый, шуңа күрә ул М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика университетының табигый-технология факультетында укый башлый. Биш ел уку сизелмичә дә үтеп ки-тә һәм менә ул - укытучылар өстәле артында. Укытучы Динара Гаяз кызы үз бурычын киләчәк буын үсешенә өлеш кертү, укытачак предметларына мәхәббәт тәрбияләүдә күрә. Кем белә, бәлки киләчәктә аның укучыларыннан бөек ачучылар үсәр.
Рамилә Юнир кызы Насыбуллова (фотода) - инглиз теле укытучысы. Фәнгә мәхәббәт аның да, хезмәттәше кебек үк, мәктәптә чакта ук күренә. Аның укытучысы Надежда Викторовна Хисматуллина укучыда телләр белән кызыксыну уята алган; моның өчен аңа рәхмәтле. Белгәнебезчә, инглиз теле бүгенге көндә халыкара аралашу теле булып тора. Әгәр дә син киләчәктә нәрсәгә дә булса ирешергә, карьера ясарга телисең икән, сиңа бу телгә ия булырга кирәк. Моны яшь укытучы укучыларына да аңлатачак. Һәрхәлдә, туган телдән, рус теленнән соң чит телне, аның фонетикасын, морфологиясен, синтаксисын, аның үзенчәлеген өйрәнү һәрвакыт кызык. Рамилә моны да һәр укучыга җиткерергә кирәк дип саный. Балаларны ярата һәм алар белән эшләү тәҗрибәсе дә бар: М.Е.Евсевьев исемендәге МГПУның өченче курсыннан соң, ул «Орлёнок» дигән балалар сәламәтләндерү лагерендә вожатый буларак педагогик практика узган.
- Мине  университетта «Балаларны  укырга өйрәт!» дип укыттылар ,- ди Насыбуллова. - Миңа фәнне икенче-тугызынчы сыйныфларда алып барырга туры киләчәк. Бүгенге көннең барлык мөмкинлеклә-реннән, шул исәптән заманча методикалар, технологияләр, социаль челтәрләрдән файдаланып, аларга үз белемемне, чит телгә мәхәббәтемне җиткерергә телим.

Наилә НАСЫРОВА