Ел саен, гадәттәгечә, беренче сентябрьдә Белем көнен бәйрәм итә идек. Быел, Россия Федерациясе буенча, ул көн 2 сентябрьдә үтте, чөнки 1 сентябрь ял көненә туры килде. Шул көнне чәчәкләр тоткан балалар, дулкынланган ата-аналар һәм укытучылар мәктәпкә ашыкты. Бәйрәм уңаеннан, аның тарихы һәм үзенчәлекләре белән танышып китик әле.
Мәктәптә уку еллары – кеше гомеренең иң мавыктыргыч, бай һәм онытылмас чоры. Бәйрәмнең барлыкка килүен рәсми рәвештә 1984 елдан исәплиләр. Әмма бәйрәм үзе 1930 елда мәҗбүри белем бирү турындагы законны кабул итү белән үк барлыкка килгән. Моңа кадәр уку елы башлануның катгый датасы булмаган.

Россия империясе вакытында шәһәр укучылары август ахырында, сентябрь башында, ә авыл укучылары 1 декабрьдә укуга керешкәннәр, чөнки авыл балалары барлык кыр эшләре тәмамлангач кына, мәктәпкә йөри алган. 1984 елның 1 сентябренә кадәр барлык мәктәпләрдә дә тантаналы линейкалар, аннан соң «Тынычлык дәресе» һәм башка дәресләр үткәрелгән, ягъни бу бер тулы уку көне булган. Ә хәзер 1 сентябрь бары тик тантаналы рәвештә генә уза, барлык укучылар да чәчәк бәйләмнәре белән, мәктәп формасыннан килә. Тантананың төп мизгеле – беренче кыңгырау. Кыңгырау чыңы яңа уку елы башлануны билгели.
Белем көнендә Мордовия Респуб-ликасының 231 мәктәбе үз парталары артына 74012 укучыны кабул итте. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын 6808 бала атлады. Шулай, 2 сентябрь көнне Рузаевка районында мәктәп парталары артына 6247 укучы утырды. Ә Беренче кыңгырау 561 беренче сыйныф укучысына яңгырады. Безгә якын булган Татар Пешлә урта мәктәбенең ишекләрен беренче тапкыр ачып, беренче сыйныфка 11 укучы килде. Ә барлыгы бу ремонтланган матур мәктәп бинасында 199 укучы белем алачак, ди мәктәп директора Флора Әхмәтҗан кызы Шамонова, тантаналы линейканы үткәргәч. Ә Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе директоры Надия Харис кызы Заликова әйткәнчә, барлыгы 2024-25 уку елында Пензятка урта мәктәбендә 128 укучы белем алачак: аларның 17 – беренче сыйныфта, ә бишесе 10 сыйныфка килгәннәр. Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбе директоры Татьяна Анатольевна Кадрякова белән мәктәпләрендә беренче уку елы башлану көне турында сөйләштек. Әйтеп китик, мәктәпнең уңышлары сокландырырлык. Мәсәлән, Латышовка урта мәктәбендә ана телен укытуга зур урын бирелә. Укучылары төрле чараларда – татар теле һәм әдәбияты буенча үткән регион, регионара, халыкара олимпиадаларында, конкурсларда җиңүләр яулыйлар, ә укытучылары Светлана Равиль кызы Поташова үзе дә, төрле чараларда катнашып, җиңүләр яулый. Быел 10 сыйныф укучысы Курмакаев Владимир июнь аенда Казанда үткән рус теле буенча халыкара олимпиадасының «Звучащее слово» номинациясендә җиңү яулаган. Башка уңышлары да сөендерә бу мәктәп укучы һәм укытучыларының. Бүген сүзебез Белем бәйрәме турында. Татьяна Анатольевна болай дип әңгәмәне дәвам итте:
- 2024-25 уку елында Латышовка урта мәктәбебездә 32 укучы белем алачак. Шулар арасында Большие Поляны төп мәктәбеннән, Адашеводан, Паеводан, Глушководан берәр укучы бар. Әмма, кызганычка каршы, Россиядә булган җәмгыяви үзгәрешләр нәтиҗәсендә, быел беренче сыйныф укучыбыз юк. Икенче сентябрь көнне барлык атрибутлары белән традицион тантаналы линейкадан башладык. Аннары сыйныф җитәкчеләре, укучылары белән бергә, киләчәк турында «Образ будущего. Ко Дню знаний» темасына дәресләр үткәрделәр.
Шул ук районның Большие Поляны төп мәктәбендә, тантаналы Белем көнендә, 1 сыйныфка ике укучыны кабул итеп, яңа мәктәп тормышы башлану белән котладылар. «Мәгариф» милли проекты, «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында, бу мәктәп базасында «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәген ачу тантанасы да булды. Авыл җирендәге һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү оешмалары базасында «Үсеш ноктасы» үзәкләре гомуми белем бирүнең сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру өчен төзелә. «Точка роста» мәгариф үзәген ачу тантанасы җиһазландырылган кабинетлар буенча экскурсиядән башланды. Традицион тасманы Кадошкино районы депутатлар Советы рәисе В.Н.Кудряшкин белән мәктәп директоры С.Н.Кильдеева кистеләр.
Ромоданово районы Алтар урта мәктәбенең бусагасын беренче тапкыр сигез укучы атлады. Ә барлыгы бу белем йортында 57 укучы укыр. Әлеге уку йортында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» («Разговор о важном») барлык сыйныфларда үткән дәрестән тыш чараларында киләчәк турында («Образ будущего. Ко Дню знаний») фикер йөрткәннәр. Белем көнендә Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбендә, традицияне дәвам иттеп, укучысы белән бергә директоры Ирфан Касим улы Булатов, үгет-нәсыйхәт сүзләре язылган самолетларны да очыртканнар.
Сентябрьнең беренче дүшәмбесендә дәресләр үткәрү каралмаган иде; мәктәпләрдә дәүләт флагын күтәрү, шулай ук РФ Дәүләт гимнын башкару, беренче сыйныфлыларын котлау линейкалары тантанасы узды. Күпчелек уку йортларында «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» («Разговор о важном») дәрестән тыш чаралар каралган иде. Ә дәресләр 3 сентябрьдә башланды.

 

Наилә НАСЫРОВА