Мордовия Главасы Артём Здунов үзенең Телеграм-каналында мошенникларга ышанмаска чакыра.
Артём Алексеевич болай дип язган: «Дуслар, телефоннан сөйләшкәндә уяу булуыгызны үтенәм. Телефон аша мошенниклык очраклары ешайды. Җинаятьчеләр янәсе республика җитәкчелеге, министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау һәм контроль органнары вәкилләре исеменнән шалтырата. Хезмәткәрләр белән сөйләшергә, банк хезмәткәрләре аша «проблеманы хәл итәргә», видеоэлемтәгә чыгарга, акчаларны күчерергә, шул исәптән СВО ихтыяҗларына, сугыш хәрәкәтләреннән зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә сорыйлар. Жуликларның корбаны безнең дуслар, туганнарыбыз, күршеләребез һәм танышларыбыз була. Бүген, мәсәлән, бер авыл җирлеге башлыгыннан акча урлауны булдырмый калдык. Тагын бер тапкыр игътибарлы һәм сак булырга чакырам. Акчагызны Ватаныбызның мошенникларына һәм дошманнарына бирмәгез! Әгәр провокацион характердагы мәгълүмат булган шалтырату кергән икән - уйланылмаган гамәлләр кылмагыз, акчаларны янәсе «куркынычсыз счетларга» күчерүдән тыелыгыз, шалтыратучылар белән язышуга яки контактка кермәгез. Шалтыратучы турындагы мәгълүматны РМ эчке эшләр министрлыгының - 8-8342-47771 һәм Мордовия буенча Россия Федераль иминлек хезмәтенең - 8-8342-282828 телефоннары аша тикшерегез».