Үткән атнада Мордовия Республикасы Дәүләт Собрание рәисе халык белән чираттагы очрашуын үткәрде.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең икесе эшкә урнаштырырга теләген белдерде. Владимир Чибиркин бу сорау халыкның хезмәт һәм тәэмин итү комитетына карамагында, ди. Тагы ике яшүсмер инвалид баланың әниләре балаларына санатория-курорт дәвалану путевкасы алырга ярдәм итүне сорап килгәннәр; Мордовия Республикасы Дәүләт Собрание рәисе бу сорауны контрольга алган. Сүз яраклаштырылган дәвалау-профилактик учреждение турында бара. Саранск шәһәре Есенина урамы күпкатлы йортның кешеләре, бина подвалынында урнашкан кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүче торбаларны алыштырырга кирәклеген белдереп, мөрәҗәгать иткәннәр. Владимир Чибиркин сорау өйрәнелер һәм Саранск шәһәре Пролетар районы администрациясе белән берлектә, финанслау мөмкинчелеген исәпкә алып, бина подвалынында урнашкан кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүче торбаларны алыштырырга агымдагы яки 2018 ел эш планына кертү юлын карарбыз, ди.
Республикабыз депутатлар корпусы җитәкчесенә приемга бала тууын көткән яшь пар килгән. Моңа кадәр гаилә башына, авыр аперация үткәргән әтисенең тулы медицина тикшеренү үтәргә квота алырга ярдәм сорап, приемга килгән булган инде. Саранск кешесе сүзе башында Владимир Чибиркинга мәсьәләне чишәргә ярдәме өчен зур рәхмәтен белдергән. Сүзен дәвам итеп, яшь гаиләне торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә ярдәм итүне сорады. Квартира алу вариантларын караштырганда, җитәкче яшь гаиләгә Мордовия Республикасы Дәүләт хакимияте карары белән кабул ителгән елына 5 процент белән льготалы ипотека кредиты мөмкинчелекләреннән кулланырга киңәш итте.
Мордовия Республикасы Дәүләт Собрание рәисенә тагы ике мөрәҗәгать: «Ветеран труда» исемен алу турында иде. Беренчесенә - кабул ителгән закон кануннары нигезендә аңлатма бирелгән, ә икенчесенә - сорау хәл ителә инде, диелгән. Шулай ук республикабызның бер авылы кешесе юл төзергә ярдәм итүне сорап килгән. Бүген бу юлга отсыпка бара һәм Владимир Чибиркин план буенча каралган вакытка юл әзер булачак дип ышандырган.

Наилә Насырова