Белем көне – барлык укучылар һәм укытучыларның гына түгел, балачакның иң якты хатирәсе булып күңел түрендә сакланган һәр кешенең дә – димәк, барыбызның да уртак шатлыгы, уртак бәйрәме ул. Әле ул гына да түгел, беренче сентябрьдә Ләмберә районы Аксен гомуми урта белем бирү мәктәбенә 50-яшь тулды.Зур бәйрәм үтте.
Якты кояшы тирә-якны гына түгел, күңелләрне дә җылыткан, яктырткан көзнең беренче көнендә Аксен урта мәктәбен, икенче туган йортларына әверелгән уку йортын җәй дәвамында сагынган укучылар, педагоглар, ата-аналар бәйрәм тантанасына җыелды. Белем иленә алып барган озын һәм бик үк җиңелләрдән булмаган юлга чыгар алдыннан барлык укучыларны, педагог-лар коллективын һәм җыелучыларны тәбрикләп, өч дистәгә якын еллар мәктәп директоры булып хезмәт итүче Альфия Ибраһим кызы Бедрединова чыгыш ясады һәм уңышлы уку елы, яңа иҗади казанышлар һәм җиңүләр теләде. Тантанада катнашкан Мордовия Республикасының Дәүләт Җыены социаль мәсәләләр комитеты һәм Мордовия Республикасының «Якташлар» төбәк милли-мәдәни татар автономия җитәкчесе Рафаил Зәки улы Аширов; Мордовия авыл хуҗалыгы профсоюзлары җитәкчесе, элекке Аксен урта мәктәбе директоры һәм Ләмберә районы главасы Кабир Абдулла улы Альмяшев; Ләмберә районы җитәкчесе вазыйфасын башкарган Наилә Рафик кызы Ерзина, Мордовия Республикасы татарларының аксакаллар Җыены региональ милли-мәдәни җәмгыяви оешма рәисе, Мордовиянең атказанган эшмәкәре һәм мәктәп выпускнигы Шамиль Зәкәрия улы Бикмаев; М.Е.Евсевьев исемендәге Мордовия педагогия институты кафедрасы мөдире, профессор, педагогия фәннәре кандидаты, Аксен мәктәбендә директор булып хезмәт иткән Харис Хәмзә улы Абушкин; Ләмберә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Усман кызы Громова, Ләмберә мәгариф Профсоюзлары исеменнән Ольга Ивановна Ермакова; Аксен авылы администрациясе җитәкчесе һәм мәктәп выпускнигы, педагогы Айса Җәфәр улы Юсупов һәм башкалар бәйрәмгә килүчеләрне котлап, иң изге теләкләр җиткерделәр.
- Бу көнне гомерләренең балачак сәхифәсендә өр-яңа истәлекле битне ачкан – шушы көннән укучы исемен 9 бала йөртә башлаячак. Ә уку йортының сокланырлык уңышлары һәм ил күләмендәге бәйгеләрдәге җиңүләре, мәктәпнең данын илнең иң зур шәһәрләрендә таныткан чыгарылыш сыйныф укучылары бихисап; шушы данлыклы традицияне лаеклы дәвам итәренә ышану өчен  нигез бар, - ди чыгышында Рафаил Зәки улы. - Мордовия Республикасының Дәүләт Җыены рәисе Владимир Чибиркин исеменнән котлауны, Почетная грамотасын мәктәп директоры Альфия Ибраһим кызы Бедрединовага, Рәхмәт хатын мәктәп директоры урынбасары Венера Няим кызы Юсуповага, мәктәпкә - Госсобрание Рәхмәте һәм якташ рәссамыбыз Ф.В.Сычков картинасын җиткерәм.
- Ярты гасыр дәвамында йөзләгән баланы белем дөньясына алып кергән, тәрбия биргән Аксен урта гомуми белем бирү мәктәбенең 50 еллык Юбилее килеп җитүе барыбыз өчен дә зур шатлык. Мәктәпнең төп максаты – укучыларны заман шартларына яраклашкан шәхес итеп тәрбияләү. Әйе, Аксен мәктәбе белемле, максатка омтылучан, көчле ихтыярлы, заман шартларына яраклашкан күпме шәхесләр тәрбияләгән. Алар Россиянең, республикабызның төрле почмакларында эшләп, матур итеп яшиләр. Серле дөньяга беренче адымнарын ясаган барлык укучыларны, ветеран педагогларны һәм бүгенге укытучыларны юбилей бәйрәмегез белән котлыйм. Аксен мәктәбе киләчәктә дә авылның мәгърифәт үзәге булып хезмәт итәр дип ышанабыз. Ишекләрегез һәр бала өчен ачык булсын, - дип котлады Кабир Абдулла улы Альмяшев һәм үз исеменнән зур картинаны мәктәпкә тапшырды.
- Мәктәп һәрбер кеше өчен иң изге, иң кадерле урын, шунлыктан чәчләребезгә чал керсә дә, һәркем аңа теләп кайта, ә мәктәп һәркемне сөенеп, көтеп каршы ала. Әйткәндәй, мәктәп быел юбилейлы елына аяк баса – аның урта мәктәп статусына ия булып эшчәнлек алып бара башлавына нәкъ 50 ел тула, - ди Харис Хәмзә улы Абушкин котлап. – Шул дәвер эчендә миңа да бу мәктәпне җитәкләргә туры килде һәм институтта укытканда да элемтәбез эзелмәде: Аксен мәктәбе укытучылары арасында минем дә укучыларым укыта. Ул кызыклы һәм эчтәлекле чыгышыннан соң, мәктәпкә үзе язган дәреслекләрен һәм фәнни китапларын бүләк итте.
- Белем йорты юбилее - авыл өчен зур билгеләнешкә ия вакыйга. Моның нәкъ юбилей елында булуы да үзенә күрә бер символик мәгънәгә дә иядер ул, мөгаен. 2018-2019нчы уку елында биредә 15 укытучы-педагог 69 укучыга төпле белем һәм тәрбия  бирәчәк. Ә яшь буынга рухи-әхлакый, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирү монда эшчәнлекнең төп юнәлешләренең берсе итеп алынуы, укучылар өчен уңайлы  психологик мохит булдыру – инде дистә еллар дәвамында сакланып килгән традиция. Югарыда санап киткән уңышларны тормышка ашыру өчен мәктәкптә озайтылган көн группасы, китапханә, мастерской, спортзал, компьютер кабинеты, 4 түгәрәк, музей, 1-11 сыйныф укучылары «Дуслык» балалар оешмасы (25 елдан артык) уңышлы эшли, - ди Наилә Рафик кызы Ерзина чыгышында. Тырыш хезмәтләре өчен Ләмберә район исеменнән Грамоталар һәм бүләкләр белән мәктәп директоры Альфия Ибраһим кызы Бедрединованы, Альфия Касим кызы Исмаилованы, Альфия Җиһан кызы Янгличеваны, Фәүзия Фәрит кызы Булатованы, Луиза Исхак кызы Альбикованы бүләклим. Шатлыклы хәбәр – Аксен урта мәктәбенең яңа бинасы булачак.
- Мәктәп белән бәйле олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел укытучылар! Сез бөтен көчегезне биреп, укучыларыгыз күңеленә яхшылык сеңдердегез, аларга тормышны аңларга, аны яратырга өйрәттегез! Шушы мәктәптән нинди генә атаклы кешеләр чыкса да, алар, иң беренче чиратта, үзләренең укытучыларына, ягъни Сезгә бурычлы. Мәктәп коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Коллективта тәҗрибәле, стажлы укытучылар. Рус тел һәм әдәбияты халыкара, регионара һәм башка күләмле конкурсларда, олимпиадаларда җиңү-челәр үстерүче укытучылар - Сания Рафик кызы Абдрашитова белән татар теле һәм әдәбияты предметлары буенча Альфия Шәйхетдин кызы Абдюшева. Мәсәлән, Абузярова Айлина республика һәм регионара олимпиадасында һәм Каюм Насыйриның 192 еллык туган көненә багышланган эзләнү-тикшерү эше буенча  үткәрелгән ярышта – җиңүче... Шулай ук белем йортын чиста, пөхтә итеп тотучы, тәмле ашлар пешерүче апаларыбыз да бар, рәхмәт, - ди Ләмберә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Усман кызы Громова һәм мәктәптә озак еллар тырышып повар булып хезмәт иткән  Равилә Мәгъзум кызы Саттаровага Грамота һәм бүләк тапшырырга рөхсәт итегез, диде.
Район мәгариф Профсоюзлары исеменнән Ольга Ивановна Ермакова Абдулбай Бикбулатович Сафаровны мактады һәм Грамота белән бүләкләр Рушания Низаметдин кызы Шамшетдиновага, Рәсимә Хәмзә кызы Юсяевага тапшырды.
Мәктәпнең зур уңышлары - коллектив-ның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Тагы олы хезмәт ияләре – төрле елларда Аксен мәктәбендә хезмәт иткән педагоглар аталды. Алар белән горурланып миңа да хезмәт итәргә туры килде. Ул - Шәмил абый Байметов, Ибраһим абый Шафеев, Сания Али кызы Насырова, Раилә Ильяс кызы Биккинина, Мәйсирә Ибриһим кызы Янгличева, Роза Абдулла кызы Алимова, Луиза Абдрахман кызы Равилова, Наиля Муся кызы Юсупова, Альфия Ибраһим кызы Бедрединова, Сания Сибгат кызы Байбулатова, Румия
Айса кызы Аюпова...  Тырыш һәм булдык-лы яшьтәш педагогларга рәхмәтлемен.
Ә әлегә мәктәп дигән зур гаиләнең иң кеченә әгъзалары, үзләренең дә монда укыган абый-апаларыннан калышмаячакларын дәлилләргә теләгәндәй, бик тырышып, кечкенә йөрәкләрендә зур җаваплылык хисе тоеп беренче сынауны үттеләр – тугыз бала үзләре әзерләгән шигырьләрен башкардылар. Чараны уку йортының сәләтле укучылары башкаруындагы җыр-моңнар, концерт номерлары бизәде. Алып баручы артист Гүзәл Казакова, үзенең солистлары – Руслан Карабанов, Елена Шумарова белән бергә, чарага ямь өстәделәр. Һәм менә иң хисләндергеч, көтеп алган мизгелләр җитте: һәркайсыбызның йөрәгендә иң күңелле һәм дулкынландыргыч мизгел булып сакланган беренче кыңгырау чыңлап, беренче дәрескә чакырды. Яңа башланган уку елы да алдагылар кебек имин, уңышлы, җиңү-казанышларга бай һәм сентябрьнең кояшлы көне кебек якты, матур булсын, дип телибез.

Наилә Насырова