Әйе, Ичалки Конезаводына еш кына балалар класслары белән бергә дә, аерым-аерым да экскурсиягә баралар; анда бик тә кызыклы һәм саулыкка да бик тә файдалы. Темников районында шундый матур эшләр башкаручыны беләбез. Ул -  Митрял имамы Рафаиль Ханәфи улы  Ялышев (рәсемдә улы Ильнур белән). Темник районында физик кимчелекле балалар өчен интернат-йортта («Темниковский детский дом-интернат для детей с физическими недостатками») яшәүче балаларны өенә алып кайтып кунак итә һәм үзе асраган атка атланып иппотерапия дә үткәрә. Ә августта Удмуртиядә иппотерапия фестивале узган. Ижау ипподромы әлеге фестивальне «ВАЛТАУ» хәйрия фонды белән бергә оештырган. Фестивальдә атлар ярдәмендә сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар катнашкан. Оештыручылар күңел ачу программасы әзерләгәннәр: атлар ярдәмендә чыгышлар күрсәткәннәр, атларда бушлай йөрү, фотосессияләр булган, шулай ук рәсем конкурсына йомгак ясалган.
Чыгыш ясаучы балалар тамашачыларны күреп, шатлык хисләре кичергәннәр. Белгечләр иппотерапиянең файдасы һәм мөмкинлекләре турында белешмә биргәннәр. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләренә иппотерапевтлар, диетологлар, бала хокуклары буенча белгечләр белән аралашу, кызыксындырган барлык сорауларга җавап табу мөмкинлеге булган.
Иппотерапия - атлар яки пони ярдәмендә дәвалау алымы. Гәүдәң төз булсын дисәң, атта йөрергә кирәк. Наркотикларга һәм алкогольгә бәйле затлар бу хайваннар белән күбрәк аралашса, тернәкләнү мөмкинлеге зуррак икән. Белгечләр полиомиелит, сколиоз, балаларның церебраль параличы булганда атта йөрүнең нәтиҗәле булуын күптән исбатлаган. Ат ярдәмендә дәвалау үзәкләре бик күп илләрдә эшли. Ижау ипподромында да иппотерапияне кулланалар. Гөлнара Вәлиева, «Яңарыш» газетасында болай ди: «Тренер Валерия Рябова әйтүенчә, атлар янында балалар тынычлана, дөньяны танып белүләре җиңеләя, атта йөргәннән соң мускуллары йомшара. Ул 10 елдан артык балалар белән шөгыльләнә. Безнең максат – баланы тынычландыру. Балалар, беренче чиратта, атта йөрергә дип килә. Шунлыктан алар атлардан курыкмыйлар. Ә без аларны ат өстенә утырган килеш төрле күнегүләр, хәрәкәтләр ясарга өйрәтәбез. Массаж ясаган вакытта, балалар елый, аларның тәне авырта. Атта йөргәндә, баланың арка мускуллары табигый рәвештә ныгый, ләкин ул массаждагы кебек уңайсызлык кичерми. Шулай ук куллары белән боҗраны ике кулы белән тотып барганда, аттан егылмас өчен, аяклары белән атны кысып утыралар. Аяк мускуллары да ныгый», – ди ул.

Наилә Насырова