Аксёл мәктәбендә Мордовиянең спорт, яшьләр сәясәте һәм туризм министры Александр Савилов белән Темников районы башлыгы Сергей Кизим цифрлы һәм гуманитар компетенцияләр формалаштыру кабинетында булдылар, 6 нчы сыйныф укучылары белән аралаштылар. “Үсеш ноктасы” - шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында аерманы киметү өчен “Заманча мәктәп” төбәк системасы базасында эшләнгән цифрлы һәм гуманитар профиль кысаларында белем бирүгә юнәлдерелгән федераль проект. Программа берничә елга исәпләнгән. Аны гамәлгә кертү вакытында мәгарифкә яңа карашлар эшләнәчәк, шулай ук элекке технологияләргә үзгәрешләр кертеләчәк. Мондый Үзәкләр стандартлар буенча эшли торган һәм халык саны аз яшәгән пунктларда урнашкан гомуми белем бирү оешмалары формасында булдырыла.
Үзгәрешләр һәр фән про-граммасының эчтәлекле ягына кагылып үтелде. Мәсәлән, технология өлкәсендә балалар 3D форматында мо-дельләштерергә, компьютерда черчения фәненә өйрәнә. Ярдәмгә интерактив комплекс һәм башка заманча җиһазлар бар.
Һәм шул ук мәктәптәге Беренче сентябрь – Белем бәйрәмен ничек каршылаулары турында. Онлайн дәресләреннән соң укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да мәктәпне сагындылар. Беренче сентябрьдә Темников районы мәктәпләренең парта артына 1133 укучы утырган. Биредәге 8 мәктәп һәм 3 структур бүлекчә белән бергә якты, матур бизәлгән Аксел мәктәбе үз укучыларын каршы алды. Алар 68 плюс 11 - Тархандагы аерым бүлекчәдә. “Быел без чыгарылыш сыйныф укучылары белән саубуллаштык һәм беренче сыйныфка алты бала кабул иттек”, - диде мәктәп директоры Халисә Кугушева укучыларны Яңа уку елы белән котлаганда.
Рәсемнәрдә: Аксёл мәктәбе 1 сыйныф укучылары һәм “Үсеш ноктасы”нда 6 сыйныф укучылары.

Н.ХӘЛИЛ