Республикабыз Госсобрание депутаты, Ләмберә районы Пензятка гомуми урта мәктәбе директоры Надия Харис кызы Заликова 8-9, 11нче сыйныфы укучылары өчен Мордовия Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан ( 2025 елның 21 сентябре) Парламент сәгате үткәрде.
Парламентарий укучыларга республиканың Төп законы, анда гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, шулай ук Мордовиянең дәүләт хакимияте барлыкка килү тарихы һәм структурасы турында сөйләгән. Укучылар фикер алышуда актив катнашкан, 2020 елның беренче июлендә узган Гомумроссия тавыш бирүендә кабул ителгән конституцион нормалар һәм төзәтмәләрнең әһәмияте турындагы сорауларга җавап биргәннәр.
- Мордовия Конституциясенең төп аспектларын белү республиканың һәр кешесе өчен бик мөһим. Конституция үзенчәлегебезне, мәдәниятебезне һәм традицияләребезне чагылдыра, һәм иң мөһиме - үз киләчәгебезне үзебез билгеләргә аерылгысыз хокукыбызның гаранты булып тора! - дип ассызыклады депутат.