Надия Азисова: «Мордовия Конституциясендә иң мөһим демократик нормалар чагылган»
Саранск шәһәрендә урнашкан «Рухи-мәдәни үзәк» директоры урынбасары, Мордовия татар хатын-кызларының «Чулпан» иҗтимагый оешмасы рәисе Надия Низаметдин кызы Азисова Мордовия Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы алдыннан регионыбыз төп законы турында фикере белән уртаклашты. Ул:
- 1995 елның 21 сентябрендә Мордовия җөмһүрияте конституциясе кабул ителә. Мордовия Конституциясе барлыкка килгәннән соң җәмгыятьтә чын патриотизм хисе генә түгел, ә үз гражданлык җаваплылыгын аңлау да өстенлек алган.
Конституция республикадагы сәяси вәзгыятьне тотрыкландыруга зур өлеш кертте, Мордовиянең Россиянең бердәм хокукый кырына керү курсын ныгытты, төбәкнең социаль-икътисадый системасын алга таба үстерүне тәэмин итте. Конституция Мордовия Республикасы законнары һәм башка норматив актлары төзелә торган хокукый системаның нигезе булып тора. Шул ук вакытта ул Мордовиянең Россия Федерациясенең тигез хокуклы субъекты булуын ныгыта.
Конституция - Мордовия халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Мордовия көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала. Конституцияле халык – дәүләтле халык ул. Безнең бөтен нәрсәгә дә хокукларыбыз бар. Без Россия Конституциясе белән берлектә, аның нигезендә яшибез. Конституцияне белергә, өйрәнергә кирәк.














