Мордовиянең беренче студент отрядлары барлыкка килүенә – 50 ел, ә Россиядә беренче студент отрядлары 57 ел элек барлыкка килгән.
Россия Федерациясендә бу отрядларның кабаттан яңартылуына инде 12 елдан артык вакыт узып киткән. Бүген бөтен илебез буенча әлеге хәрәкәттә – 200 меңнән артык кеше. Әйтергә кирәк, бу оешма Россиядә иң масштаблылардан санала. Мордовия пресс-үзәгендә төрле буын стройотряд вәкилләре белән очрашу үтте. Төрле ел Өлкә төзү студент отрядлары штаб командирлары Петр Автаев, Владимир Егоров, Владимир Грибанов советлар чоры отрядлары тормышы белән һәм нәрсә белән истәлекле икәнен сөйләп бирделәр.
Петр Автаев: «Без эшләгән вакытта да студент отрядлары актив эшчәнлек алып бара иде. Тырыш хезмәт, урнашкан урында мәдәни агарту эше алып бару, җирле халык белән дуслык-татулык урнаштыру, үзара яхшы мөгаләмәдә булу кебек мөнәсәбәтләр өстенлек сөрде бу студентлар отрядларында. Тагы Мордовия студентлары Краснодар, Астрахань өлкәләренә помидорлар һәм бахча яшелчәләрен җыярга ярдәм итә идек»,- ди.
«Стройотрядлар дисциплинага тарта иде, мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка өйрәтте. Анда яшүсмерләр олыландылар. Ләмберә районы Пензятка авылында эшләгәнебез хәтеремдә, - дип Россиянең атаклы төзүчесе Владимир Егоров истәлекләре белән уртаклашты. – 20-22 яшьлек повар кызларга 30 яшь егетләрне көненә өч тапкыр ашатырга кирәклеге исемдә. Бу хөрмәткә лаеклы хезмәт! Алар тырышлар, өлгерләр, уңганнар булдылар. Аларның берсен тормыш иптәше буларак сайладым да, дип сөйләде ул. Тагы АО «Газпром газораспределение Саранск» генераль директоры Мордовиядә 70нче елларда мал-туар комплекслары төзедек»,- ди.
Чираттагы штаб командиры да үзенең истәлекләре белән уртаклашты: «В стройотрядах царил сухой закон, за нарушение которого могли исключить из университета, - дип билгеләп куйды «КС БАНК» президенты Владимир Грибанов.- А в 90-е годы в нашей работе появилась интернациональная составляющая. Наши студенты ездили работать в Болгарию, а болгары приезжали в Мордовию».
Вакыт күрсәткәнчә, стройотрядчылдар төрле эшләрдә актив катнашып, тормышта үз урыннарын тиз тапканнар. Мәсәлән, штаб командирларының күбесе җитәкчеләр, сәнәгать секторының эш алдынгылары, бизнес  өлкәсендә хыялларын тормышка ашырганнар һәм ашыралар. Алар арасында хастаханәләрдә баш табиблар, производство җитәкчеләре тәрбияләнгән. Барыбызга да билгеле булганча, Мордовия Главабыз Владимир Волков 1973-1975нче елларда «Архимеды» студен отряды командиры булган, ә 1973-1983нче елларда Өлкә студент отрядлары штабын җитәкләгән. Студент отрядларының ветераннары үз бурычларын үтәгәннәр. Ул вакытта алар башкарган хезмәт халык тормышында да шактый файда китергән. Бүген дә ветераннар яшьләр өчен зур үрнәк булып тора.
Мордовия Главасы Владимир Волков аларга алмашка килгән республикабыз студентларның иң активларына, 8 сентябрь көнне Студент отрядлары агымына 50 яшь тулу тантанасында, эшләренә тугры һәм Ватан патриотлары булган өчен Хөрмәт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Айрат Богданов (фотода), «ОЛYMПIA» студент отряды командиры да иде.
Айрат (ул да җитәкче булыр, мөгаен) бүләкне кабул иткәч, барлык студентлар исеменнән җавап сүзе белән чыгыш ясады. Чыгышында, аңа һәм аның дусларына кемнәрдән үрнәк алырга, кемнәргә тигезләнергә бар, ди.
- Без беркайчанда олы буын кешеләре йөзенә тап төшермәчәкбез, - дип вәгъдә бирде төзүче студентлар отряды командиры Айрат Богданов.

Наилә Насырова