5 сентябрь көнне Кадошкино районы Большие Поляны авылында сөенечле вакыйга үтте. Исса елгасы аркылы салынган күпернең тантаналы ачылышы булды.
«Юлдаш» битләрендә төзү эшләре ничек барганы турында танышып килдегез. Кадошкино районы Большие Поляны авылында Исса елгасы аркылы авыл халкының зираты, бер урам белән икенче урамны тоташтырган күпере. Ул күпер күптән эштән чыккан иде, ә яңасын төзергә финанс кирәк булды. Авыл халкының сайланучыларга мөрәҗәгате бушка булмады: Республикабыз бюджетыннан дүрт миллионнан артык сум акча бүлеп бирелгән суммага Түбән Яңашәһәрдән ООО «Мостострой» бригадасы күперне ясадылар. Озак башкарылган эш кульминацион ноктасына җитте. Ниһаять төзү эшләре тәмамланды. Яңа күпер аркылы халык һәм транспорт йөри. Куелган план тормышка ашты, сайланучыларга халык наказы үтәлде.
Күперне тантаналы ачканда районыбыз җитәкчесе А.В.Чаткин,  Кадошкино районы депутатлары Советы рәисе В.Н.Кудряшкин, ООО «Мостострой» директоры В.А.Ташкаев, «Единая Россия» партиясенең район бүлеге сәркәтибе Ю.В.Репин һәм җирле халыкның яше-карты катнашты.
Большие Поляны авылы халкы рәхмәтләрен Мордовия Главасы В.Д.Волковка, Правительство председателе В.Ф.Сушковка, район җитәк-челәренә һәм якташларыбыз Камиль Амин улы Мангутов белән Камиль Шәүкәт улы Мангутовка авылның Почетлы кешесе Рөстәм Шакир улы Кильдеев ишеттерде.
Шулай итеп, Большие Поляны халкының теләге тормышка ашты, күпер озак хезмәт итсен һәм тынычлы булсын.

Наилә Долотказина,
Большеполяны администрациясе җитәкчесе