Ташны-ташка куеп, күз алдында дивар-стена барлыкка килә, ул бинаның бер элементы. Шулай халыкның яшәү урыны, мәктәп-бакчалар, заводлар барлыкка килә. Төзүче - бик тә җаваплы профессия.
Төзүче һөнәре турында төрле фикерләр яши: кайсылары аның бик авыр хезмәт булуын, яңгыр-буранда, ачы җилләрдә ачык һавада эшләргә, авыр йөкләр күтәрергә туры килгәнен расласа, кемнәрдер хезмәтенең җиңел һәм күңелле булуын тасвирлый. Шулай да нинди соң ул төзүче һөнәре? Бишенче разряд белән хезмәт иткән,  ташчы һөнәренә тормышын багышлаган Наиль Фатих улы Хамидуллов күп йорт салган, димәк, аңардан да яхшырак җавап бирүче табып та булмас. Наиль Фатих улы Хамидуллов Ләмберәдә 1961нче елны дөньяга аваз сала. Ләмберәдә ук төп мәктәпне тәмамлый. Кем булырга, нинди профессия үзләштерергә дип озак уйламыйча, Ләмберәдә илебез авыл хуҗалыгына кадрлар әзерли торган ГПТУ-12  (элек шулай диелгән) укырга керә. Ул анда тимербетон конструкцияләре буенча ташчы-монтажник белгечлеге буенча белем ала. Соңыннан аны Саранскның  ПМК-280нең ташчылар бригадасына, элек шулай эшкә юллый иделәр, җибәрелә. Шул арада Наиль Фатих улына хәрби хезмәткә чакырылу вакыты да җитә. Ул вакыт нинди инде ир-атка Ватаныңа хезмәт итми калу, андый фикерләр башка да килмәгән; хәрби хезмәткә алына ул. Военкомат аны ДОСААФ ка юллый. Күптөрле белгечләр әзерләү белән бергә, анда машина йөртүчеләр әзерли булганнар. Наиль Хамидулловны да, шофер профессиясен үзләштерергә, укуларга җибәрәләр. Анда укып чыккач, 1980 елда, армия сафында хезмәтен Ярославль тимер юлы частендә башлап җибәрә. 10чы аерым понтон ротасында 1982 елга кадәр хезмәт итә. Ул заманаларда икешәр ел хәрби хезмәт иткәннәр, бүген - бер ел.
Исән-сау туган Ләмберәсенә кайта Наиль Фатих улы Хамидуллов. Мордовиядә уңышлы эшләрен алып баручы «Мордовмелиорация» дигән төзү-мелиорация оешмасына, демобилизациядән соң, ташчы булып эшкә урнаша. Халык бүген дә Ләмберәдәге микрорайонны «Мелиорация» дип йөртә. Биредәге йортларны төзүгә керткән өлеше Наиль Фатиховичның зур. Шул йортларда якташлары бүген дә рәхәтләнеп яши.
Вакыт үзгәрә һәм тормышка үз коррективларын кертә. Шулай язма героебыз, ташчы профессиясенә тугры калып, ОАО «Мордовсельстрой» трестына хезмәткә урнаша. Аннары ун ел чамасы ООО «Саранскстройзаказчик»та тырышып хезмәт итә. Кыскасы, республикабыз төзелешендә черек гасыр, 25 ел армый-талмый хезмәт куя ул. Авыр тугзанынчы елларда, Мордовиябез халкы Мәскәү һәм башка чит җирләргә эшкә киткән вакытларда да, туган республикасыннан ерак китми Наиль Фатих улы Хамидуллов. Ул: «Заманалар үзгәрер, халык яңадан эшле булыр», - дип ышана. Шулай булды да. Күп җирләрдә - регионыбыз шәһәрләрендә һәм авылларда кешеләргә шатлык китергән төзүчебез, соңгы елларда футбол буенча Бөтендөнья чемпионатына әзерлек барган кызу чакта, «Тавла» дигән яшәү комплексын төзи. Саранск башкалабызның «Химмаш»ы башланган урында, Емельян Пугачев һәйкәле артындагы матур һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган күпкатлы йортны төзегәндә, оста ташчысыз берничек тә булмый. Наиль Хамидуллов салган йортта бүген халык рәхәтләнеп яши, чөнки ташчыбыз бар күңелен биреп, тырыш салган бу бинаны.
Наиль Фатих улы бүген лаеклы ялда, льготалы пенсиядә. Халыкка яхшы булсын дип тырышып хезмәт итә ул, ә бүләкләр турында уйлаганы да булмый; җитәкчеләр тарафыннан чын эшчеләр еш онытылып та кала. Хезмәттәшләре белән һәрвакыт уртак тел таба белә, ул төзегән йортларда кешеләргә яшәргә яхшы булсын дип тырыша. Авыр хезмәте турында:
- Эшемне бик яратып башкардым. Әле бүген дә күз алдымда: бинаның нигезен салып йөрисең, кемнәр монда яшәр икән дип уйлый-уйлый кирпеч артыннан кирпеч саласың... ә күпмедер вакыттан мәһабәт бина калкып чыга. Тиздән әлеге йортларда яши дә башлыйлар. Кичләрен тәрәзәләре якты утларга күмелгән йортларны күреп күңел сөенә... Һөнәремне кем начар яктан тасвирлый алыр икән?! Бәлки яшьтән эшләп үскәнгәдер, ул миңа бер дә авыр тоелмады…
Шәхси тормышында да аның тәртип; чын ир. Туган Ләмберәсенең Крестьяннар дигән урамында үз куллап йорт сала. 1989нчы елны Лариса Мөнир кызы Бояровага өйләнә. Алар ике ир бала тәрбияләп үстерәләр. Эльнарлары -  Н.П. Огарев исемендәге МГУны тәмамлап ООО «Ростелеком»да программист булып эшли, Ильгизләре - шул ук университетның механизация факультетын тәмамлап, ООО «Нива»да инженер-механик булып тырышып хезмәт итә. Бүген Наиль Фатих улы Хамидуллов 56ны тутырса да, ул күзгә бик яшь күренә. Шуңа карамастан, бабай булып та өлгергән - Дариночка оныклары үсеп килә.
Бу ташчы турында шундый нәтиҗә ясарга була: эчке дөньяңның торышы һөнәрнең нинди булуыннан тормый, ә синең аны яратуыңа, үз итүеңә, ләззәт һәм канәгатьләнү алуыңа бәйле. Көндәлек эшен җиңел кабул итүе, һәр көненнән ниндидер шатлыклы вакыйгалар табуы җиңеләйтә дә инде Наиль Фатих улы Хамидулловның авыр да, мактаулы да хезмәтен.

Н.Хәлил