Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү - һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра. Олы буын кешеләре белән горурланырга гына кала, чөнки алар авырган чакта да, түземле генә табигатьнең көйсезлегенә юрый.  Язмамның сәбәбе дә нәкъ шундый кеше белән таныштыру. Ул Раисә Мәзит кызы Манюрова – Кочкурово районы Татар Ымызы авылында гомер итүче тырыш хезмәткәр һәм сигез бала тәрбияләгән Ана.
Тормышында нәрсәләр генә булып үтмәгән язма героебызның. Ул:
- 1942 елда миңа ун яшь иде, апамның баласын карарга Мәскәүгә киттем. Ә Муртазаны, булачак иремне, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, армиягә хезмәткә алдылар. Аннан кайткач, каенсеңелем мине аңа бик тә мактагач, минем артымнан Мәскәүгә килеп алды. Шулай туган Татар Ымызыма кайттым.  Бу 1952 ел иде. Шул елны Муртаза белән Раисәнең гаилә бәйрәме – туйлары үтә. Бергә яшәүнең икенче елында яшь гаилә үз йортларын төзи. Аннары шул йортта, мәхәббәт эчендә сигез бала – Румия, Роза, Фатыйма, Нурҗихан, Халидә, Сания, Рифкат, Рашид туа. Алар тиешле тәрбия алып үсәләр. Әти-әниләре, балаларын кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен, зур хуҗалык белән яши: авылда төп ашатучы – сыерлары булган, егермегә кадәр сарык асраганнар, каз – үрдәк – тавыклар үрчеткәннәр. Шулай балаларын үстергәннәр, белем биргәннәр. Тик Раисә Мәзит кызының җаны  тыныч түгел, кайгысы картайта аны: «Тышта 1970 ел иде. Олы кызым, Румиямнең Саранскта укыган чагы. Фаҗигале рәвештә вафат булганда аңа бит унсигез генә яшь иде, - дип йөрәге өзгәләнеп искә ала Раисә Мязитовна. – Бик авыр булды кичерүләре. Ә 2013 елда тормыш иптәшем, гомере буе туган авылыбыздагы «Красная заря» колхозында механизатор булып эшләгән Муртаза Мәзит улы, бакыйлыкка күчте. Аның белән икәү 61 ел дус һәм бәхетле гомер иттек бит».
Әйе, җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Һөнәри тырышлык, тәҗрибәдән башка уңышларга ирешү дә мөмкин түгел. Тик торырга яратмаган Раисә Мәзитовна гомер буе шәхси эшмәкәр булып хезмәт итә. Эштән бераз вакыты бушаганда, Раисә апа балаларына төрле киемнәр бәйли, күлмәк-фартуклар тегә; бер лоскут материал да тикмәгә ятмый. Аның һәр кул эше бер-берсенә ошамаган: үзенчә фасон, үзенчә бизәк ясап матурлый торган була. Балаларына, оныклары белән бергә, күршеләренә, дусларына, туганнарына бүләк итеп биреп җибәрә кул эшләрен Мәзит кызы Раисә.
Бүген шулай дөнья бара. Бер-бер артлы балалар үсеп ояларыннан очып китә. Алар Мәскәүдә үз гаиләләре белән матур гына яшиләр. Раисә апа Манюрова яшерми: балаларын тәрбияләп үстерү җиңел булмаган, әмма  тормыш иптәше белән бергә, аларга тиешле тәрбия һәм белем биреп кеше итә алулары йөрәгенә тынычлык урнаштыра. Юкка гына әйтмиләр: ана бәхете  - балаларында. Бүген унике оныгы, унбиш оныкчыгы (правнук) уңышларына шатлана язма героебыз, алар – яшәвенең мәгънәсе, шатлыгы һәм горурлыгы. Рәисә апаның өендә рәхәт һәм ул бик тә кунакчыл.
Язма героебызның өлешенә бәхет тә, авыклыклар да җитәрлек төшкән. Раисә Мәзит кызы Манюрова Бөек Ватан сугышының михнәтле балачагын халкы белән бергә үткәрә, анда югалткан туганнары кайгысын кичерә, көне-төне эшли, әмма язмышны тиешенчә кабул итә; сынмый, сыгылмый, сигез бала асраган батыр Ана булып яши белә. Ул бәхетле, чөнки картлыгын туганнары, дуслары хөрмәтендә каршылый һәм барчасына изге теләктә ул: һәрвакыт исән-имин булып, алдагы көннәрендә шатлык, уңышлар һәм рәхәт тормыш кына көтсен аларны.

Наилә Насырова