Үткән атнада Кочкурово районы Подлесная Тавла авылында милли мордва мәдәниятенә багышланган берничә чара үткәрелә.
Владимир Ромашкин исемен-дәге «Этно-кудо» музей-йорты террито-риясендә «Кой» (традиция) агач буенча III төбәкара рәсем фестивале старт алды. Резчиклар, агачны чукып сын ясаучылар фестивале Мордовиядән генә түгел, Чуашстан, Удмуртия, Башкортстан, Ульяновск, Пенза һәм Мәскәү өлкәләреннән дә осталарны җыйды. Көн уртасында кунакларны музей-йортның капка төбендә ипи-тоз белән каршы алдылар. Җирле «Толава» халык фольклор-этнография ансамбле фестиваль кунакларын моңлы җыр белән сәламләде. Кунаклар читән коймага куелган истәлекле тасмалар бәйләделәр, Владимир Ромашкин бюстына чәчәкләр салдылар. Традиция буенча, Нишкепазга озкс (моление) үткәрелгән һәм изге эштә ярдәм сораган ата-бабаларны хәтерләгәннәр. Фестивальнең рәсми өлеше Петр Рябов фестивальдә катнашучыларга, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Миңсалим Тимергазеевның мөрәҗәгатен укыган. Аннары кунакларны һәм анда катнашучыларны Кочкурово районы башлыгы Светлана Герасимова сәламләгән:
- Агач буенча «Кой» фестивале безнең республикада гына түгел, ә илебезнең башка субъектларында да популяр. Бүген Подлесная Тавла авылы мордва халкының милли мәдәният үзәкләренең берсе булып тора. Ул «Торама чакыруы» туристик маршрутына кертелгән. Республика кунаклары биредә зур теләк белән ике мәдәният объектында – Подлесная Тавла эксперименталь балалар сәнгать мәктәбендә һәм Владимир Ромашкин исемендәге «Этно-кудо» музей-йортында булалар. Шуңа күрә резчиклар фестивале биредә үзенчәлекле әрзә мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру урынында үткәрелә. Хәзерге дөньяда милли гореф-гадәтләргә ярдәм итү бик кирәк. Сезнең әсәрләрегез, хөрмәтле оста-резчиклар, әлеге игелекле максатка хезмәт итәчәкләр. Соңыннан сәхнәгә резчик-осталар чакырылды, алар исеменнән сәламләү сүзен удмурт командасы вәкиле Виктор Яковлев җиткерде: «Безнең фестиваль Владимир Ромашкинга багышланган. Аның максаты - үз тормышын үзенчәлекле әрзә мәдәниятен популярлаштыруга багышлаган кеше турында искәртү. Традицион һөнәрләрне, гореф-гадәтләрне саклап калган кешеләр булганда халык та яшәячәк. Мондый фестивальләр даими үткәрелергә тиеш…».
Чараның тантаналы өлеше тәмамлануга ук пычкылар тишелде, балта һәм стамескалар шакылдады. Осталар үз идеяләрен агачта тормышка ашырырга кереште. Аларның ни буласын соңрак – якындагы ял көннәрендә күрергә мөмкин булачак, чөнки эш бер генә көнлек түгел.
Александр Артемьев, Ульяновск өлкәсе Кузоватово авылы: «Бу фестивальдә мин беренче ел гына катнашмыйм: 2012 елда биредә булдым инде. Ул чакта мин агачтан мифологик персонажның - урманнарның Алласы скульптурасын кистем. Быел кыр һәм уңыш яклаучысы - «паксява» эшләячәкмен».  Ә Минибулат Абдрахимов, Башкортстан Республикасы: «Музей каршында беренче тапкыр оештырылган фестивальдә катнашам, әмма Подлесная Тавласында инде ике тапкыр булдым. Быел мин Иненармунь (Бөек кош) кисәргә тырышачакмын. Мордва мифологиясе буенча ул тере, шулай ук су, урман һәм уңдырышлылык ата-бабасы... миңа бу тема бик ошый».
Роман Рябов, Подлесная Тавла авылы кешесе: «Мин таган-балансир (качели) эшләячәкмен, чөнки «Этно-кудо» музей-йорты территориясендә алар юк. Әмма бу Такталы гади балка түгел, анда мордва мифологиясе элементлары кулланылачакмын. Анда балаларны саклаячак өй композициясен һәм атны – таулы уенчыгының традицион элементы булачак композицияне кисү планлаштырыла».

Наилә Насырова