Бөтен җирдә күп. Вак бәрәңге юк диярлек, ә эре тамыразыклар барлык рекордларны куя: бер килограмм һәм аннан да югарырак зурлыктагылары эләгә. Хәтта кочакка куеп җыя торганнарын Ләмберә районы Татар Тавласы авылында гомер итүче Наиль Касим улы Ряхмятуллов җыйган. Унҗиде чиләк чәчкән булса, 160 чиләк җыйган. - Бәрәңгегез бармы – бирәм, ди язма героем. Быел берничә яңа сорт-ны чәчеп карадым. Бик уңдырылышлы булдылар. Киләсе елга орлыкка калдырырга уйлыйм. Тәмле бәрәңге булып чыкты. «Голландский» сортлыларының берсе: бер кило орлыктан җиде чиләк бәрәңге җыеп алдым. Бәрәңге ындырыма 17 чиләк утырткан идем, 160 чиләк уңыш җыеп алдык. Орлыклыгым белән бергә ашарга дип кышлыкка базга кирәк кадәр салырмын дип уйлыйм, балаларыма шәһәргә биреп җибәрермен һәм калганын асрый торган малларыма ашатырга җыенам,- дип фикерләре белән уртаклашты мәрхүмә әнисе Зәхибә апа төсле тырыш һәм булдыклы Наиль Касим улы Ряхмятуллов.
Мордовиянең төрле район торак пунктларындагы ниндирәк хәлләр икән, күз салыйк.
Рузаевка районы Татар Пешлә авылы халкы да күп иттереп бәрәңге җыеп алганнар. Мәсәлән, Кадрия Спартак кызы Овчинникова бер чиләк чәчкән булса, ун чиләк бәрәңге уңышы җыйган; кызыл һәм сары «Голландский» сортлар бигрәк уңдырылышлы, ә ак төстәге бәрәңге - «Невский» дигәне, уңдырышы буенча калыша. Ул: «Яшелчәчеләр крахмал бүлбеләре кызган вакытта күңелсез хисләр кичерсәләр, бүген бәрәңге уңышларын кая куярга дип баш ватучыларыбыз да бар. Рузаевка базарында бер чиләк бәрәңгенең бәясе 80 сум. Шәхси мин үзем, гаиләм өчен чак кына утыртам, ә быел көтмәгән уңыш булды; исән-сау ашарга язган булсын», - ди кешелекле Кеше - Кадрия Спартак кызы.
Дуңгызлар елы - һәрвакыт икенче икмәккә уңышлы, диләр. Гороскопка рәхмәт - бу елда да югалмабыз. Икенче проблема хәзер участок хуҗаларының күбесенә тынычлык бирми - мондый бәрәңгене кая куярга? Русьта бу проб-лема тирән тамырларга ия: уңыш юк - начар, зур уңыш - кая куярга? «Призыв» журналистлары да бу мәсьәләгә җавапны район күләмендә ничегрәк хәл ителә икәнен язган.
Чирмеш авылында гомер итүче Татьяна Борисовна Тимкаева болай ди: «Мин хәзер бәрәңгене бик аз утыртам. Калган җиргә күпьеллык үләннәр чәчтек - терлек асрыйм - тупас азык кирәк. Бәрәңгегә килгәндә, аны бүген үстерү - бушка хезмәт. Элек бәрәңгене Марьяновка спирт заводына тапшырырга була иде. Хәзер андый хәл юк».
- Саранскка тоташа язган Берсеневка авылында бәрәңге сату белән проблема юк, чөнки аны утыртудан туктадылар дип әйтергә була, - ди элеккеге мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы, ә хәзер пенсионер Валентина Викторовна Стрягина. – Бөтен эш шунда ки, әгәр уңыш мул икән, үстерелгән уңышны куяр урын юк. Ә бит заманалар да бар иде, бәрәңгенең кешеләргә яхшы табыш китерүен яхшы хәтерлим. СПК «Пригородное» эшләгәндә, кешеләр «икенче икмәк» үстерү өчен күбрәк җир алырга тырыштылар. Бәрәңгене спирт заводларына, ашханәләргә тапшырырга мөмкин иде. Мондый хәл күптән юк инде. Ә башка авыл кешеләре болай фикер йөртә: «Эверест»та яки «Магнит»та ел әйләнәсе сатып алып була һәм чагыштырмача арзан булганда, үзеңне артык мәшәкатьләр белән нигә мәҗбүр итәргә? Шуңа күрә кышка да яшелчә запасын әзерләүдән туктыйлар. Мин үзем инде күптәннән үзем өчен генә утыртам.
Тагы бер фикер: «Ирем белән йөз кырык чиләк бәрәңге җыйдык; бүлбеләр әйбәт, эре, әмма кая куярга? - Болотниково авылында яшәүче Надежда Николаевна Тараскина фикерләре белән уртаклаша. - Биш ел элек безгә Әстерхан эшмәкәрләре килгән иде. Бәрәңгене арбузларга алыштырдык. Бу бик үк отышлы булмаса да, кешеләр риза иде, чөнки продукцияне башка сатып булмаган. Ә базарда бөтен кеше дә сәүдә итә алмый. 1987 елдан бирле мин авыл советы рәисе булдым. Ул чакта безгә район һәм республикадан җаваплы затларны беркеткән иделәр, ә без - кемнең күпме бәрәңге сата алачагын, графикны төзедек. Аннары предприятиеләр транспорт җибәреп, шунда ук бәрәңге сатып алдылар. Бу авыл халкы өчен бик уңайлы иде. Бүген андый хәл юк инде. Шуңа бәяләр дә кими. Башта бер чиләк бәрәңге 250 сум тора иде, хәзер инде 100 сумга саталар һәм күпләр шуңа да бик шат, бары тик сатылсын гына».
Бәрәңге яхшы уңса да, аны сатарга урын юк. Совет чорын ничек искә алмыйсың?! Чит илдә җитештерелгән яшелчә тутырылган кибет киштәләрен күрүең кызганыч. Ирексездән сорау килеп баса: үз игенчеләреннән сатып алуга караганда, чит илләрдән шул ук бәрәңгене алып килү очсызракмы?

Н. Хәлил