Мордовия инноваторы тимерюл транспорты өчен уникаль лампа уйлап тапкан.
Үзенең 22 яшендә Руслан Волков югары техник белеме алып өлгергән, тимерюл техникумы тәмамлаган, электроника һәм светотехника Институты магистратурасына укырга кергән, локомотивларга уникаль лампа уйлап тапкан, файдалы һәм кирәкле модельгә патент алган һәм Лодыгин исемен йөрткән  НИИИСка фәнни ачышларны җитәкләү буенча белгеч буларак эшкә урнашкан. Руслан киләчәген туган республикасы, Мордовиясенең светотехник кластеры үсеше белән бәйле күрә. Руслан, бер-ике ел элек, үзенең укытучысы (ИЭС, Вишневский С.А.) белән тимерюл транспорты өчен прожектор светодиод лампасы уйлап чыгаралар. Бу уй такыр юлда барлыкка килмәгән; Руслан Рузаевска тимерюл техникумында укыган чакта үз илебездә чыккан локомотивларның техник характеристикасын – плюсларын һәм минусларын яхшы өйрәнә. Бүген тимер юл транспортының искеләре - прожекторлы лапмаларда эшлиләр, ә яңалары- светодиод прожекторы, яңа локомотивларга гына урнаштырыла. Русланның табышы искеләрне яңаларына алмаштырырга мөмкинчелек тудыра. Билгеле, светодиодлы прожектор лампасы бәярәккә төшә. Әмма аның 20 елга озаграк кулланылуы һәм энергия саклау мөмкинчелеген искә алсак, Дәүләт программасы тормышка ашырыла дигәнне аңлата һәм чыгымнары артыгы белән каплана. Бүгенгә прожектор светодиод лампаларының аналогы дөньяда юк әле.
Руслан Волков проекты бер ел элек «Умник» программасы буенча грант откан иде. Шуңа бәйле бүген  прожекторның макет үрнәге әзер. Инноваторның планында киләсе елда ук вак серияле светодиодлы прожектор лампалары чыгару. Киләчәктә бу лампаларны серияле чыгара башлау булыр дип ышана ул. Һәрһәлдә, Мордовия предприятияләренең берсендә. Бу турыда Руслан Волков Екатерина Спиридовага (http://izvmor.ru) биргән интервьюсында: «Мордовия является центром развития энергосберегающей светотехники, поэтому наш проект свое развитие должен получить именно у нас в республике, на одном из светотехнических заводов. Тем более что без поддержки российских и республиканских властей его бы не удалось реализовать: на разработку своего проекта мы получили необходимые средства и инновационное оборудование, которое есть в нашем университете, республиканские профильные министерства и Агентство инновационного развития обеспечивают научно - экспертную поддержку нашего проекта. Поэтому работать и развиваться планирую в Мордовии».

Н.Хәлил