Мордовиядә XXVI Бөтенроссия сыер савучылар конкурсы Старошайгово районының ООО «Агрофирма «Новотроицкая» базасында узды. Быелгы конкурста Россиянең 60 төбәгеннән 66 сыер савучы катнашты.
Чараның максаты - алдынгы эш тәҗрибәсен популярлаштыру, сөтле мал-туар производствосында прогрессив технологияләр булдыру, сөт табышында нәтиҗәләрне күтәрү һәм сыерларны машина белән саву процессында операторларның профессиональ осталыкларын күрсәтү.

Конкурсантлар биш номинация буенча көч сынашкан. Абсолют чемпион исеменә Мордовиянең бәйге узган хуҗалык сыер савучысы Людмила Семёнкина лаек булды. Ул максималь күләмдә баллар иясе – 99,97. Конкурста җиңүче төп приз – «Лада Гранта» маркалы автомобиль, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Людмила Викторовнаның Мордовия данын яклап конкурста катнашуы беренче тапкыр гына түгел икән инде. Моңа кадәр дә ярышларда үзен сынап караган. Бу конкурста Людмила ханымга бәхет елмая. Дөресрәге, конкурсларда катнашып тәмам остарып җитә, ничек эшләргә, җавап бирәсен өйрәнә. Бәйге дигәч тә, анда зур төгәллек кирәк. Саву аппаратын билгеләнгән вакытка сүтеп җыярга, сыерларның холкын белеп тиешенчә саварга, сорауларга дөрес итеп җавабын да бирергә. Ә андагы сораулар бер дә җиңел түгел. Ул: «Таләпләр буенча сыер савучылар саву җиһазын сүтеп җыю эшен 5 минут 30 секунд эчендә башкарырга тиеш иде. Монда практик яктан да, теоретик яктан да белемле булу кирәк. Сорауларга төгәл җавап бирүдән, эшләп күрсәтүдән тыш, санитар таләпләр дә зурдан».
Әйтеп китәргә кирәктер, Татарстаннан Сания Насыйбуллина исә «Хатын-кыз. 45 яшьтән өлкән ветераннар» номинациясендә лаеклы икенче урынны яулый.

 

Наилә Насырова