Һәркемнең дә әти-әниләре, әби-бабайлары белән бәйле бик кадерле кече Ватаны була. Ельник районы кечкенә татар авыллары халкы өчен дә туган яклары бик тә кадерле. Ничек яши икән алар?
Ельник районында, башка күп кенә җирләрдә төсле, татар авылларының ике исеме бар. Мәсәлән, берсе рәсми - Вачеевка, халык телендә Вачи, Кадышево - Кадеш диләр. Биредә күбрәк картлар яши, әмма яшьләр дә туган авылларын үз итәләр. Бу авыл халкы үз тормышлары белән яши. Ел саен Россиядә, шул исәптән Мордовиядә дә, дистәләгән кечкенә авыл юкка чыга. Соңгы вакытта хөкүмәт аларны саклап калу өчен төрле чаралар күрә, программалар кабул итә. Мәсәлән, берникадәр вакыт Мәскәүдә вахта белән охранада эшләп йөргән Вачида туып үскән Кәмиль Халим улы Кремчеев «...туган яктан туйган юк, ди. - Өйдә һәрвакыт яхшы. Үзең Мәскәүдә булсаң да, күңелең - өйдә», - дип унсигез генә йортлы булса да, туган Вачиена кайтып үз эшен башлап җибәрә Кәмиль Кремчеев. Крестьян гаиләсендә тугач, шул мөһит синеке була. Шулай итеп, Кәмиль Халим улы, тормыш иптәше Алия Фәрит кызы белән, ун ел элек «Авыл үсеше» («Развитие села») программасы кысаларында, АПКда эшләгәнгә, бик тә матур йорт төзеп яши башлыйлар. Авыл күрке булып бүген дә тора шул йорт. Мал-туар күпләп асрый алар. Шәхси нык хуҗалыклары күпбалалы гаиләгә матур яшәргә ярдәм итә. Хуҗалыгында аның прицепы белән тракторы бар, сыеры, алты үгезе, зур булмаса да сарык көтүе, йорт кошларының төрлесен үрчетә. Йорты тирәсендә бер дә тиешсез әйбер, чүп үлән күрмәссең. Бер сүз белән әйткәндә - чын хуҗа. Ә хезмәткә мәхәббәт кечкенә чакта ук әнисез калган Кәмиль әтисеннән килгән; хезмәтне яратырга да, ял вакытларын да файда белән үткәрергә өйрәткән әтисе. Шул сыйфатларны балаларында да тәрбияли бу гаилә. Бүген олы кызлары Юлия белем алып Санкт – Петербургта хезмәт итә. Адиләләре - Н.П.Огарев исемендәге университетның милли мәдәният институты студенты. Адилә кече яшьтән ук матур вокалы белән дан тотып, төрле чараларда алкышларга күмелә иде. Бу аңа нәселдән килә, Алла биргән сәләт. Аның әтисе, Кәмиль Халим улы Кремчеев, виртуоз гармунчы; татар һәм рус җырларын гармунында бик тә матур уйната. Сәләтле гармунчы, кирәксә, җырлап та җибәрә һәм беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән, оптимистик карашлы булып Кәмиль яши. Аның бергә җыелган чактагы уйнатыун авылдашлары ялкынлы алкышларга күмә. Уллары Халим (5 кл.) белән Рушан (3 кл.) әти-әниләренең эшсез торганнарын белми һәм үзләре дә хуҗалыктагы аларга тиешле эшләрне җиренә җиткереп башкаралар.
Ә олы яшьтәге Вачилылар авыл тормышы турында болай ди: «Халык бездә эшкә тырыш, бер-берсенә ярдәмчел. Укучы балаларыбыз күрше Большемордовскопошат урта мәктәбенә белем алырга мәктәп автобусында йөри. Ашыгыч ярдәм районнан килә. Кибетебез авылыбызда булмаса да, Ельникның АО «ЕДСПМК» автолавкасы дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрне килеп ипи, сөт ашамлыклары сата һәм безнең заказларны алып килә». Менә шулай яши кечкенә Вачи халкы.
Вачига күрше авылның да хәлен белдем. Ул Яңа Кадеш – Новое Кадышево авылы татарлары. Яңа Кадеш - табигатьнең бик матур урынына урнашкан берничә дистәдән артык йортлы татар авылы. Бу авыллар Большемордовско-Пошатское авыл администрациясе карамагында. Игътибарны җәлеп иткәне шул, Яңа Кадеш авылы капка төбе саен чәчәкләр үсә, чисталык һәм тәртип күренеп тора. Рәшид Фәрит улының бозаулары белән казлары калдасы да пөхтә. Бу күренеш артында күңелгә рәхәтлек өсти торган тырыш хезмәте ята аның. Мәсәлән, Кадеш - Рашид Фәрит улы Бахтияровның да туган авылы. Шунда матур гына гомер итә ул. Барлык җирдә тәртипне ярата ул. Яртылаш бер эшне дә башкармый: «Эшне җиренә җиткереп эшләргә кирәк дигән принцип буенча яшим», - ди ул. Кышка печән әзерли икән, югары сыйфатлысын – хуш ислесен, ямь-яшелен һәм вагын хәстәрли Рашид Фәрит улы. Мал-туар симертә икән, тик фән кушканча үстерә. Авылда яшисең икән, тирә-ягың чиста булсын, табигатьне рәнҗетеп булмый. Теләсә-кайда аунап яткан чүпләр дә, капка төпләрендә үз вакытын көтеп чирәм баскан төзелеш материаллары да юк аның. Чисталык һәм пөхтәлек авылда тырыш халык яшәгәне хакында сөйли. Аны шулай әти-әнисе, авылның хөрмәтле кешеләре – гомере буе «Сельхозхимия»дә водитель булып хезмәт иткән Фәрит Сабир улы белән 27 ел буена татар теле һәм әдәбияты укыткан Мөнирә Ибраһим кызы тәрбияләгәннәр. Рашид урта белемне күрше Большемордовскопошат урта мәктәбендә алгач, ДОСААФта укый, ә аннары «Сельхозхимия»дә бер ел механизатор булып эшли. Ике ел Советлар армиясе сафында хезмәт итә. Армиядән кайткач, шул ук хезмәтен дәвам итеп, «Дуслык», «Нур» колхозлары механизаторы булып тырышып эшли. 1991нче елда эшкә уңган Алия  Али кызы белән бергә тормыш кора. Аларның кызы бүген банк хезмәткәре булып олы тормыш юлында, ә уллары – хәрби-диңгез флоты морягы. Авыл халкы диңгездән ерак булса да, Мокша елгалары якын. Кеше барыбер үз күңеленә ятыш хезмәтне таба икән.
Бүген эшмәкәр Р.Ф.Бахтияров, туганнары белән бергә, кырдан 600 килограммлык хуш исле печән тюкларын алу белән шогыльләнә. Печәнне күп иттереп әзерләгән ул; үзенең мал-туарын ашатырлык та һәм малларга җыеп өлгермәгәннәргә дә. Шәхси хуҗалык җитәкләгән Рашид Фәрит улы «КамАЗ»ына төяп сораучыларга илтеп ук бирә. Халыкка тагы да ярдәме тия аның. Бакчачыларга үз транспортында черемәне дә илтеп ук куя. Шулай бер-берсенә ярдәмләшеп яши халык шул кечерәк авылларда, туганнарча.

Наилә Насырова