Римма Әбубәкәр кызы Никулина тәрбияче һөнәрен үзе сайламаган дияргә була. Ничектер очраклы килеп кенә чыккан.
Эш болай башланган. Ул чакта яшь әни бала белән саф һава сулап урамда йөри икән, ә Кадошкино бистәсенең «Теремок» балалар бакчасы мөдире Н.В. Попкова килеп, Риммага үзен педагогика өлкәсендә сынап карарга тәкъдим иткән. Нина Васильевна үзе һөнәрендә күптәннән булганга, яшь әнинең баласына, бигрәк тә тирә-күрше балаларына карата мөнәсәбәтен күзәткән. Ул шунда ук Римманың тәрбияче таланты булуы турында тәҗрибәле караш белән билгеләгән һәм ялгышмаган. Тәкъдим балалар бакчасына үз баласын билгеләргә кирәк булуы белән дә отышлы иде. Яшь әнигә баланы «чит кулларга» бирү һәрвакыт авыр. Ә тәрбияченең урыны нәкъ менә ясле төркемендә иде.
Риза булыргамы-юкмы: Римма уйларга вакыт ала. Мәктәпне тәмамлагач, ул техник юнәлеш буенча һөнәр алган кеше һәм Кадошкино электротехника заводында белгечлек буенча зур булмаган эш стажы да тупларга өлгергән була. Ә педагогика турында бөтенләй уйлап та караганы булмый аның. «Балалар бакчасында эшли алачагыма ышанмадым. Тик балам белән бергә булу өчен генә ризалаштым. Һөнәренә алып килгән остазыбыз Нина Васильевнага, һәрвакыт ярдәм итүче Сабира Хәмзә кызы Хансвяровага рәхмәтлемен. Аны барлык балалар «баба Соня» дип йөртә иде, менә ул тумыштан Няня; теләсә кайсы бала белән уртак тел таба белде. Мин дә анардан күп нәрсәгә өйрәндем. Тормыш зирәклеге китап фәнен шактый еш арттырып җибәрә», - ди Римма Әбубәкәр кызы «Яңарыш» газетасына биргән интервьюда.
Римма Әбүбәкәр кызы Никулина – ачык һәм кызыклы әңгәмәдәш. Ул тәрбияче хезмәтенә килүне, аеруча профессиональ белем һәм күнекмәләрдән башка, авыр булды, дип саный. Әмма яңа эш урынында бер ел узуга, нәкъ менә тәрбиячене «үземдә таптым» дигәнне аңлый. Яраткан укытучысы, мәктәп мөдире Алексей Андреевич Еряшкинның пәйгамбәрлеге дә шунда ук искә төште: ул һәрчак Риммага педагог булачаксын, моның өчен барлык задаткаларың да бар, дия торган иде. Ә Римма бәхәсләшкән. Димәк, юкка. Шул вакыттан бирле 30 ел узган, ә барысы да хәтердә. Римма Әбүбәкәр кызы чыннан да, үзен профессиядә таба һәм нәкъ менә педагогикада хөрмәт яулый һәм мактала. Өстәвенә, мәктәпкәчәдә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ук һөнәргә барырга кирәк булган икән. Ә һөнәри педагогик белемне читтән торып алырга туры килә үзенә. Практика аңа һөнәр үзләштерергә ярдәм иткән.
«Профессиям – күңел халәтем. Балаларымның барысын да яратам, үз һөнәремне яратам, - ди Римма Әбүбәкәр кызы. - Үсеп җиткән һәр егет һәм кызда төркемемдә тәрбияләнгән сабыйны күрәм. Аның ничек үсеп җиткәнен хәтерлим. Барысын да йөрәгем аша уздырдым, чөнки баланы тәрбияләүдә, әти-әниләре белән бергә, минем дә өлешем бар. Күп нәрсә тәрбиячедән тора, чөнки беренче иҗат, коллективлык дәресләрен бала нәкъ менә ясле тәрбиячесеннән ала. Сабыйның адаптациясен йомшаграк, тиз ясарга тырышам - бу хакта һәрвакыт хәтерләп эш итәм. Ясле төркемендә бала якынча бер ел була. Шул ел аңа җиңел генә бирелми: кыска вакыт, ә үзләштерер әйберләр күп. Сабыйның гигиена күнекмәләренә өйрәнүен, мөстәкыйль рәвештә ашарга, иҗат дәресләрендә эшләргә өйрәнүен әйтүе генә җиңел. Ә аның өчен бу күләмле эш, ул кечкенә бит! Сөйләшә дә белми бит. Бүген, әйтик, без яңгырны ясадык, аның шау-шуын тыңладык - кап...
Коллегаларым барысы да бик әйбәт тәрбиячеләр, шуңа башка группага биргән балаларым өчен мин тыныч. Сабый үскәнгә сөенәм дә, борчылам да, аны әле үзем дә күп нәрсәгә өйрәтәсем килә».
Римма тәрбияче сабый тизрәк балалар бакчасы мохитенә җайлашсын, беренче белем һәм тәрбия дәресләре уңышлы үтсен өчен барысын да эшли. Бик теләп кул эшләре белән шөгыльләнә, балалар белән эшләү өчен материал әзерли: крючок һәм шырпы белән бәйләнгән куяннар, курчак костюмнары, бармак курчаклары - әкият персонажлары булдыра. Барысы да балалар белән тулы дәресләр үткәрү өчен эшли ул. Балалар бакчасы тәрбиячесенең эше һөнәреннән читкә чыга - ул укытучы да, икенче әни дә, рәссам да, сценарист та, режиссер да... ә кече төркем тәрбиячеләренең бу кысалары бөтенләй чикләнмәгән.
- Ел саен миндә яңа төркем, - дип таныштыра безне тәрбияче үз карамагындагы балалар белән, - күрәсезме, балалар уенчыклар ала һәм һәрберсе аерым уйный. Коллектив юк әле, алар аралаша, бергә уйный белми. Әмма берничә айдан балалар башка булачак, алар өчен беренче коллектив формалаша. Иң мөһиме - алар аралашырга өйрәнәчәк. Үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күргәч, үз эшемнең яхшы булуыннан канәгатьмен. Әниләр сабыйларын «Никулина төркеменә генә» алып килгәч, һөнәр юкка гына мине сайламаган дип уйлыйм. Балачакта, әкиятләрдә, Агнии Барто һәм Корнея Чуковский җырларында, күңелле иртәләрдә гомерем буе яшим, шуңа язмышка рәхмәтлемен.
Эшләү дәвамында Римма Әбубәкәр кызының балалар белән генә түгел, ә ата-аналар белән аралашу, якын килеп эшләү тәҗрибәсе дә туплана. Бу элемтә бик мөһим, бигрәк тә яшь ата-аналар өчен; аларда тәрбияләү тәҗрибәсе юк эле. Алар белән тәрбияче аерым эшли. Контакт, һичшиксез, кирәк, чөнки максат бер - баланы шәхес иттереп күрә белү, тәрбияләү. Римма Әбубәкәр кызы үз ясле төркемендә балаларны шәхес итеп тәрбияләү орлыгы салырга омтыла.

Н.Хәлил