Сентябрьнең беренче декадасында Россиядә финансистлар көнен-финанс өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең; акыллы, белемле, җаваплы кешеләрнең бәйрәме. Шул көн-не Кадошкино районның тотрыклылыгы да профессиональлегенә, төгәллегенә һәм ныклыгына бәйле кешеләр турында сөйләнде. Сүз алар турында “Возрождение” дигән район газетасында иде. Безнең һәркайсыбыз теләсә кайсы бәйрәм яки тантаналы чара, биналар, социаль объектлар һәм юллар төзү, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләрнең эшчәнлеге һәм үсеше артыннан күренмәс фронт кешеләре торуы турында уйланабыз. Көннән-көн финанс стратегияләрен эшләүчеләр, мөмкин булган барлык куркынычларны исәплиләр, акча агымнары һәм киләчәк табышлары белән идарә итәләр. Кадошкино поселогының, районының финанс артериясенә “кул тотучылар” алар, финансистлар. Кем белә: акчаны дөрес итеп экономияләүме җиңелме, әллә аларны сарыф итү тагын да катлаулыракмы?..
Бүген район хакимиятенең финанс идаресендә алты кеше эшли. Аларның һәркайсы, һичшиксез, аерым матур сүзләргә лаек, ләкин очраклы кешеләр булмаган чын команда булганда, нәкъ менә бердәм коллектив турында әйтәсе килә. Алар хезмәттә - үз эшенең профессионаллары, намус белән  нәтиҗәле эшләүче белгечләр, ә тормышта - гади сөйкемле хатын-кызлар. Коллективы турындагы фикерне җитәкчесе әйтә: “Барлык белгечләр дә белемле, җаваплы, игътибарлы, интеллектуаль, - дип горурланып билгеләп үтә район башлыгы урынбасары - финанс идарәсе начальнигы Надия Руслан кызы Уторова (фотода алга утырган). - Идарәнең иң яшь белгече Любовь Владимировна Лапшина (фотода сулдан икенче). Ул нибары ике ел эшли, әмма бу вакыт эчендә үзен квалификацияле хезмәткәр буларак күрсәтеп өлгерде инде. Любовь Владимировна үзенең хезмәт вазыйфаларын үтәү өчен кирәкле белемгә ия, инициативалы, һәр-вакыт камилләштерергә омтыла, эшне җиренә җиткереп башкара, үз фикерен яклый белә. Аның вазифасына биш авыл җирлеге бюджет чараларын финанслау һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту керә. Моннан тыш, Любовь Лапшина ме-нә дигән хуҗабикә һәм ике кызның әнисе. Кече кызы - Тая, балалар бакчасына йөри, ә олысы - Лиза, унынчы сыйныфта укый.
Финанс ида-рәсе начальнигы урынбасары, баш хисапчы Наталья Викторовна Камышова (фотода сулдан өченче), баш белгеч Наталья Юрьевна Захарова (фотода сулдан дүртен-че), консультантлар Светлана Әмин кызы Байчурина (фотода сулдан беренче), Альбина Әнвәр кызы Поташова (фотода юк), Любовь Владимировна Лапшина - районның финанс системасы әнә шулай тырыш, үткен, аналитик акыллы кешеләрнең исемнәре белән бәйле”, - дип сүзен йомгаклады Надия Руслан кызы Уторова.
“Яхшы финансист - ул нинди финансист?”- дип кызыксындык финанс идарәсе начальнигы Надия Руслановнадан.
Җавап кичекмәстән шундый булды: “Грамоталы, гадел, тәртипле”.
Әгәр дә бу сыйфатлар җитәкче өчен өстенлекле икән, Кадошкино районы финансчылары коллективында нәкъ менә шундый кешеләр эшләвенә шик юк.

Наилә НАСЫРОВА
әзерләде