Сентябрь, октябрь айлары гриппны вакытында кисәтү өчен иң уңай вакыт. Мордовиядә гриппка каршы прививка ясату компаниясе эшли. Республикабыз Пресс-Үзәгендә журналистлар белән регионыбыздагы эпидемиологик ситуация турында Татьяна Петровна Харитонова, Мордовия буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе һәм Наталья Геннадьевна Юдина, Мордовия минздравы баш педиатор-консультанты сүз алып бардылар. Быел ОРВИ вирусы сентябрьдән үк “ишек шакый” башлаган, әмма бу гаҗәп тә түгел, чөнки һава торышы гел үзгәреп тора. Соңгы атнада зәһәрле респиратор вируслы инфекция белән авыручылар үскән: ОРВИ белән 2849 кеше авырган. Алар арасында иң күбе  7 дән 14 яшькә кадәр балаларны чир йоккан. Мәсәлән, Саранск башкалабызда 259 кеше ОРВИ йоктырган, бер көн эчендә - 200 башлангыч һәм урта сыйныф укучылары. Безнең шатлыкка, Мордовиядә әлегә грипп белән авыручы теркәлмәгән.
Т.П. Харитонова грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы - прививка ясату, ди. Прививка нәтиҗәсендә организмда грипп вирусына каршы торучы антитәнчекләр (антитела) барлыкка килә, иммунитет ныгый. Гриппка каршы иммунитет прививка ясатканнан соң ике атна эчендә формалаша. Соңгы елларда Мордовиядә грипп белән авырып, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән очраклар бар; үткән елгы статистикада алар тугыз кеше; барысы да прививка ясатмаган булганнар. Шуңа күрә, бернинди имеш-мимешләргә карамыйча, гриппка каршы прививканы ясатырга кирәк, ди Татьяна Петровна. Ул җитәкчеләрне үз хезмәт коллективларында вакцинация үткәрүне оештырырга чакырды.
Быел Мордовиялеләрнең 40%,  ягъни 325 мең кешене, шул исәптән 75 мең баланы грипптан прививкаларга планлаштырганнар. “Совигрипп”, “Гриппол плюс” вакциналарының беренче партиясе - 90 мең доза олылар өчен (97%), 22 мең доза балалар өчен (76%) куелган инде. Федераль һәм республика бюджеты исәбенә Мордовия медицина учрежденияләренә гриппка каршы яңа партия вакцина килүе көтелә.
Түләүсез прививка иң беренче чиратта 6 айдан зуррак мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм 1-11сыйныф укучыларына, вуз һәм суз студентларына, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, хроник авырулары булганнарга, йөкле хатыннарга (II – III триместрда), халыкка хезмәт күрсәтү белән бәйле транспорт, уку йортлары, мәктәп, медицина, хәрби хезмәткә чакырылганнарга ясала, икән.
Наталья Геннадьевна Юдина, имчәк балаларын 2-3 атналык интервал белән ике тапкыр вакцинация үткәрергә киңәш бирде. Вакциналар концентратсызлар һәм тере бактериясезләр. Шуңа сәламәтлек өчен бернинди куркыныч булмаячак, ди. Прививканы риза булганнарга гына ясыйлар. Яшь балалар өчен шприц-тюбик кулланыла. Гриппны вакытында кисәтү өчен, прививка ясатырга иң кулай вакыт – сентябрь-октябрь, ноябрь, хәтта декабрь аенда да ясатырга була, ди ул.
Пресс-конференциядә катнашучылар эш бирүчеләргә хезмәт коллективларын массакүләм прививкаларга киңәш иттеләр. Мордовиядә бүгенгә эшбирүчеләр акчаларына барлыгы 1000 кеше гриппка каршы прививкаланган. Сәламәтлегегез кадерле булса, гриппка каршы прививка ясатыгыз, диләр бертавыштан Х.П.Харитонова белән Г.Н.Юдина. Вакцинация грипп авыруыннан соң барлыкка килүче катлаулы өзлегүләрнең үсеш алуын кисәтүче бердәнбер чара булып тора.
Берничә киңәштә бирделәр: витаминлы ризыклар – җиләк-җимеш, суган, сарымсакны күбрәк ашарга. Саф һавада күбрәк булырга. Физкультура белән шөгыльләнергә. Авыру кеше янәшәгездә булганда битлек кияргә, кулларны ешрак юарга. Грипп белән авыручы кеше төчкергәндә авыз-борынын капларга тиеш һәм грипп көчәйгән вакытта җәмәгать урыннарына бармаска тырышыгыз.

Наилә Насырова