Рузаевска района Татар Пешләсе авылында гомер итүче Равиль Кулаевсыз бер чара да үтми. Ул үз-үзлегеннән гармуннарда уйнарга өйрәнеп кенә калмый, концертларда, конкурсларда, фестивальләрдә катнаша, гармуннар җыя; коллекциясендә 60 төрле гармун бар.
Равиль Кулаевның беренче гармуны әтисенең була.

Аннары кызыксынуы арта - Казан баяннары, русныкылар, кустар һәм заводларда ясалганнары, уеп рәсем ясалганы һәм стразалылары, заказ биреп ясатылганнары һәм дусларының чормаларын да табылганнары... Араларында йөз яшьлеге дә бар.
Бүген бу музыкаль инструмент элекке төсле популяр булмаса да, аны ташларга кирәкми. Бәлкем, гармуннар яңадан модага керер. Ул вакытка уйнаучы да аз булыр. Әмма гармонистның берничә укучысы да бар.

Наилә Насырова