Менә үзенең сихерле табигате белән алтын көз җитте. Чынлап та алтын: җәй көне төсле 20-21 градус җылы (кичләре генә салкынча), агач яфраклары сихри төсләргә буяла, сукалаган иген кырлары гына кара төстә. Урманга килеп керү белән үзенең аерым кыелган яфраклар исе белән борын тишекләрен кытык-лый.  
Гөмбә җыю спорт кебек ул. Күбебез тавышсыз ау белән шогыльләнә һәм шулай ике куянның койрыгын беръюлы тота: ял да итә, кышка тәмле ашамлыклар да әзерли.  Җиләге булсынмы, винеге булсынмы, гөмбәсе... табигать кочагында чиксез рәхәт. Көзге агачлык һәм урман тирәләре янында машиналар туктаганын, кәр-җиннәрен тоткан кешеләр йөргәнен трассадан ук күреп була. Һәрберсе чиксез шат. Татарстанның халык шагыйре Равил Файзуллин белән Татарстан халык язучысы Гәрәй Рәхим дә гөмбә җыярга яраталар икән. Табигать, дуслык, иҗат – бөтенесен тавышсыз ау сыйдыра.