Ләмберәнең «Призыв» газетасына Түбән Яңашәһәрдә яшәгән Зәйтүнә Инятулла кызы  Хайрова-Богдановадан Ләмберә районы Щербаково татар авылы халкына һәм беренче чиратта Айрат Мангутовка зур рәхмәтләрен белдергән хат килеп төшә. Хатта болай диелгән.
«…После смерти моей мамы, Усмановой Алии Атауловны, уроженки деревни Щербаково, мне захотелось побывать в местах, где родились, но не успели вырасти восемь детей моего деда, Усманова Атауллы Шарифкулловича, раскулаченного в 1930 году и приговоренного к пяти годам лишения свободы с конфискацией имущества. Их всех выслали из родных мест. Моя мама ни разу так и не побывала в Щербаково, а вот я решила поехать туда». Щербакка килгәч, Зәйтүнә Инәтулла кызы Хайрова кая һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә белмичә, урамда күргән яшь егеткә килү сәбәбен әйтә һәм кавымы кешеләре турында белгән тарихи фактларны сораштыра башлый. Ул Айрат Мангутов була. Аңа бар белгән гаилә тарихын сөйләп бирә туган тамырларына кайткан якташ Зәйтүнә ханым. Айрат Мангутов болай итә: Зәйтүнә ханымны Щербак авылы олы яшьтәге элекке укытучы янына алып килә һәм авылдагы Усмановлар гаиләсе турында сораштыра. Кызганычка каршы, Зәйтүнә апаның бабасы турындагы тарихи фактларның күбесен исенә төшерә алмый авыл олысы. Шулай, Айраттан Шербактагы Усмановлар тамырлары турында нинди булса да хәбәр таба алса, шалтыратуы турында ышаныч алып, кире Түбәншәһәргә юл тота З.И.Хайрова. Әйтеп китәргә кирәк, Зәйтүнә Инятулла кызы  Хайрова-Богданова француз теле укытучысы, ә кызы Франциядә яшәп туристик бизнес белән шогыльләнә. Ә туган тамырлары туфрагына оныгы Тимур белән аяк баса.
Бик тә төпле һәм булдыклы булып чыга Айрат Мангутов. Ул туган ягы кешеләренең язмышына битараф булмый. Шербак халкы, бу очракта Усмановлар турында, материаллар эзли башлый. Һәм ышандырган сүзенә тугры булып, элекке ерак еллар турында, Щербаково, Пензятка, Свербейкада булган хәлләр турында Каюм Джамалетдин улы Надеевның «Истәлекләрем» («Мои воспоминания») дигән китапны җибәрә. Шул истәлектәге Ариков, Равилов, Муртазин, Юскаев һәм башка таныш фамилияләрне искә ала Зәйтүнә ханым һәм аның туганнары. Барысы да үткән 2017 елда булган хәлләр турында сүз иде. Әле 2018 ел бара - футбол Чемпионаты елы.
«… И вот 2018-й год. Чемпионат мира по футболу, - дип дәвам ителә хат.-  В нашем Нижней Новгороде, ранее закрытом для иностранцев, побывали граждане многих стран. Центральная улица была полна ярких красок, песен, рукопожатий, объятий. С моим внуком Тимуром я побывала на трех матчах. На одном из них – в Саранске. Не зная города, я позвонила Айрату с просьбой помочь нам. Он встретил нас на въезде в Щербаково, куда мы сначала отправились. Нас очень приветливо приняли в доме Рината Мангутова: с перемячами, пирогами, другим угощением и чаем. Долго беседовали с радушными хозяевами, а фирменный рецепт Галии Исмаиловны - теста для перемячей, теперь есть и у наших родственников в Нижнем Новгороде. Поблагодарив за угощение, мы поехали в Пензятку, на родину моего отца Инятуллы Айнетдиновича Хайрова. После матча мы предполагали вернуться в Нижний Новгород, но нас оставили ночевать в Саранске. Уезжали мы утром, унося с собой самые теплые воспоминания об этих отзывчивых, замечательных людях и очень красивом городе Саранск, а также о местах, где родились наши родители. О тех временах есть две замечательные книги: Олега Васильевича Волкова «Погружение во тьму» и Гузели Шамилевны Яхиной «Зулейха открывает глаза».
Менә шундый хатлар яза якташларыбыз. Тагы, Айрат Мангутов, Зәйтүнә апа чакыруы буенча, Түбән Яңашәһәрдә кунакта була. Зур һәм матур шәһәр белән таныша Айратыбыз һәм тарихның ачы елларында туган Щербаково авылыннан бу якларга күченеп китәргә мәҗбур булган якташлары язмышы турында мәгълумат алып кайта.

Н.Хәлил