2021 елның 23-24 сентябрь көннәрен-дә  Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызның “Милләт Җыены”н үткәрде.
Былтыр җыен “Татар халкының үсеш стратегиясе”н кабул итәр өчен җыелса, быел алда узарга тиешле җанисәпкә әзерләнү мәсьәләләре күтәрелгән.
Бөтенроссия халык санын алу алдыннан, Милләт җыенында Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 64 төбәгеннән, шулай ук коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр аркасында 12 чит ил кунак-лары “Zoom-конференция” режимында 500 милләттәшебез катнашкан. Мордовия республикасы вәкилләре: “Якташлар” дигән Мордовия милли-мәдәни автонимиясе вәкилләре - Наилә Рафик кызы Ерзина белән Роза Афәрим кызы Сюбаева, Мордовия татарларының аксакаллар Җыены (“Совет старейшин”) региональ милли-мәдәни җәмгыяви оешмасы рәисе Шамиль Закария улы Бикмаев, Клуб татарских бизнесменов РМ җитәкчесе Гафур Галяу улы Абдрашитов, Клуб әгъзалары - Рафик Али улы Абдуллов, Равиль Сәяф улы Миняев катнашканнар.
Билгеле булганча, Россиядә 15 ок-тябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык санын алу булачак. Җыенда сөйләгән һәр докладчының чыгышыннан җанисәпкә бәйле борчылуларын, татарлыкны саклап калуга ялкынлы өндәүләрен ишеттергәннәр.
Пленар утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләүдән соң утырышны алып бару тәртибе белән таныштырган һәм татар телен саклау һәм үстерү йөзеннән Гамәл стратегиясен тормышка  ашыру кысаларында төрле форматта уза торган чаралар хакында сөйләгән.
«Без узган елда беренче тапкыр Милләт Җыенын уздырдык. Стратегия кабул иттек. Шул стратегия нигезендә бер ел эшлибез. Шул программалар нигезендә грантлар, милли ансамбьләргә костюмнар бирә башладык. Иң мөһиме - безнең оешма җитәкчеләренә, татарларга өлкәләрдән дә ярдәм итәләр», - дигән Васил Шәйхразиев.
Ул татарлар саны, 2010 елгы җанисәптән соң, 5,3 млн тәшкил итүен искәрткән. «Татарлар санын саклап калу гына түгел, арттырып та була дигән фикерләр бар», - дип белдергән.
Пленар утырышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда барлык татарларның 30% ы гына яши, татарлар Конгрессына һәм милли-мәдәни оешмаларга телне һәм татар мәдәниятен саклап калуда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдергән. Рөстәм Нургалиевич: “...Әлбәттә, безне телне саклау, туган телдә мәктәп белеме бирү мөмкинлеге борчый. Бүген әлеге мәсьәләләрне юридик яктан тәэмин итү җайга салынган. Безнең Россиянең башка регионнарына һәм чит илләргә визитларыбыз вакытында, җирле татар активы белән очрашырга тырышабыз, аларга һәрьяклап ярдәм итәбез. Киләчәктә дә бергә булырбыз, бердәм булырбыз дип ышанам”, - ди.- ...Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр - бу мәсьәләләр барысын да борчый. Республика күләмендә бу эшне оештырырга ресурслар бар. Татарның өчтән бере генә Татарстанда яши. Сезнең ярдәм булмаса, бу эшне алып барып булмый. Бүген сезгә таянабыз. Киләчәктә дә таянып эшләрбез. Быел җанисәп көтә. Татарлар саны буенча эшләргә кирәк, - диде.
Җыенның төрле катнашучысы төрле фикерләр әйткән. Берничә кызыклы фикер түбәндә.
Очучы, Россия Герое Дамир Йосыпов татар телен белмәсә дә, милләте белән горурлана. Шулай Бөтенроссия халык саны исәбен алуда үзен татар дип яздыруның әһәмияте турында сөйләгән. “Мин татар булуым белән горурланам”, – ди очучы. “Мине “татар” дип язсалар, бик шат булачакмын. Ул шулай булырга тиеш тә. Мин татарлар күп булсын, дигән статистика яклы. Бу хакта әйтергә оялмасыннар”, – ди Дамир Йосыпов.
Очучы үзе татар телен белмәвен дә әйткән: “Кызганыч, татар телен белмим. Безнең гаилә Себердә яшәде, миңа үз телемне белмәвем өчен оят. Өйрәнергә омтылып карадым, тик практика кирәк бит. Кайсыдыр сүзләр аннары онытылды да”. Шулай булса да, Дамир Йосыпов милли, дини бәйрәмнәргә ихтирамлы мөнәсәбәттә. “Сабан туе, Корбан, Ураза бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез. Милли ризык-лардан кыстыбый, чәк-чәк яратам”, - дигән.
Тагы бер кызыклы фикер. Татарстан Республикасының танылган җырчысы Фирдүс Тямаев халык санын алу алдыннан бердәмлек кирәклеген әйткән: “Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгел, бу дөрес түгел, үзебез дә кайвакыт шаярып алабыз, тик без татар булып калабыз. Тиздән халык санын алу чарасы, бу - зур көрәш, милләтебезнең сынавы. Халык санын алуда без татарлар алдынгы сафта булырга тиеш”, - дип чыгыш ясаганнан соң күңелләрне җилкендерерлек итеп матур җырлап та алган.
Трибунада чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек халык санын алу темасына кагылып, үз милләтен күрсәтергә кирәклеген билгеләп үткәннәр.
Билгеле бер халык санына һәм аның активлыгына дәүләтнең бу халыкка, аның проблемаларына һәм ихтыяҗларына мөнәсәбәте бик нык бәйле. Татарлар, рәсми мәгълүматларга таянып, илебездә халык саны буенча икенче урында тора. Гореф-гадәтләрне һәм телне саклау - ул үз теләгең белән аерылып тору теләге түгел, бу халыкның тулы канлы тормышы өчен бик кирәк. Башка халыклар үз милли үзенчәлекләрен якларга хокуклы һәм бурычлы, шул рәвешле бу дөньяны төрлеләндереп һәм аны якты төсләр белән тутырып тора.

Наилә НАСЫРОВА