Бүгенге яшьләребез турында күп сөйлибез һәм төрле яктан бәя бирергә яратабыз. Менә мин янәшәмдә яшәп шулкадәр Ватанын яраткан киләчәк буын турында ишетеп кенә түгел, күңел күзем белән күрәм. Шундыйларның берсе турында сүзем.

Патриот яшь буын тынычлыкны Бөек Ватан сугышында нинди олы бәя биреп яулаучылар турында онытмый: батырлыклар күрсәткәннәр белән горурланып, үзләренең балаларына сөйләп тәрбиялиләр.Шулай, «ВКонтакте» сайтында Эльдар Рауф улы Долотказинның битендә шундый сүзләргә тап булдым: «Безнең Үлемсез полк... 9 май - Россия өчен әһәмиятле көн. Бу сугышта һәм аның беткәненнән соң сынган тормышларның гигант санын, авырлыкларын һәм мәхрүм ителүләрен искә төшерү өчен сәбәп. Моны истә тотарга кирәк!»
Эльдар Рауф улы язмасында кыскача бабасы Вәли Абдурахман улы Долотказин турында сөйләнә. Ул текст түбәндә.
Вәли Абдурахман улы Кадошкино районы Большие Поляны авылында колхозчы Абдрахман Салих улы белән Әминә Әбәйдулла кызы гаиләсендә 1923нче елны дөньяга килә. Барлык авыл малайлары төсле, авыл тормышын тоеп, урамда бергәләп уйнап үсә ул. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә укый. Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның 23 июнендә фронтка алына. 3-нче Белоруссия фронты составында миномет исәп-хисап командиры була. Мәскәү, Тверь, Калуга, Смоленск өлкәләрен азат итүдә, Ватаныбыз азатлыгы өчен барган каты сугышларда катнаша. Белоруссияне азат итә. Фашистларны тар-мар итүдә зур өлеш керткән Вәли Абдурахман улы ике тапкыр яралана. 1942 елның 18 мартында беренче тапкыр кулы яралана. Ярасын дәвалап чыккач, 1943 елның 31 октябренә кадәр дошманга каршы сугыша. Бу көнне шартлаган снаряд кыйпылчыгы белән икенче тапкыр каты яралана. Сугыш хәрәкәтләрен дәвам итә алмау сәбәпле, запаска җибәрелә.  Дәваланып өйгә 1944 елның июлендә, сугыш тәмамланганнан соң, 2нче төркем инвалидлыгын алып кайта. Авыр физик хезмәт белән шөгыльләнә алмаганга, башта хисапчы, аннары Кадошкино районының «Победа» колхозының баш бухгалтеры булып озак еллар эшли; һәрвакыт хөрмәттә була.
Батыр сугышчы Вәли Абдурахман улы Долотказин туган иле өчен көрәштә Ватан сугышы ордены, Сугышчан казанышлары өчен медале, Батырлык өчен медале, фашист Германиясен җиңгән өчен медаль (орден Отечественной войны, медаль за боевые заслуги, медаль за отвагу, медаль за победу над фашистской Германией) белән бүләкләнгән. Өч бала әтисе.
Бабаларыбыз батырлыклары өчен, тынычлык өчен рәхмәт йөзеннән истәлек саклыйк!

 

Наилә НАСЫРОВА