Үз эшен яраткан һәм кадерен белгән кеше турында, Азат Рафаэль улы Салякаев турында сүзебез. Ул шактый яшь, утызны тутырган, әмма инде хөрмәткә лаек эше байтак.
Ләмберә малае Азат Рафаэль улы 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң пешекче-машина йөртүче белгечлеген сайлап, Ләмберәдәге СПТУга укырга керергә карар кыла. Бу уку йортын тә-мамлаганнар берьюлы ике белгечлек - пешекче һәм машина йөртүче турында ике документ ала торган булганнар. Тик язма героебызга ике документ алырга насыйп булмый, чөнки уку барышында автомобиль краннары машинисты әзерли торган бүлеккә күчәргә тәгъдим итәләр. Укытучылары бу адымны финанс яктан кирәк, отышлырак һәм көн таләбе дип дәлилли.

Азат риза була һәм бер тапкыр да бу хакта үкенми. Дипломының «специальность» графасында - машинист автомобильного крана, дип язылган.
Бүген профессиональ техник белемнең роле турында сөйләшүләр күп. Хәзер эшче белгечләр югары белемле кадр-ларга караганга ихтыяҗ күпкә артыграк. Еш кына производстволарга токарьлар, фрезерчылар, слесарь - лекальщиклар кирәк дигән белдерүләргә тап булабыз. Әлбәттә, иске мәгариф системасына тулы күләмдә кире кайту булмаячак, бу аңлашыла да инде, чөнки ишегалдында башка вакытлар, башка чынбарлыклар. Әмма безгә совет һөнәри белем елларындагы тәҗрибә белән бүгенге гасырга да атлау гөнаһ булмас иде. Чөнки, әйтик, СПТУ-14 нәкъ менә шул вакытта формалашкан һәм үз әһәмиятен үстергән. Училище ветераннары да укучыларына бәяләп бетергесез белем тапшырган. Әйтик, Азат Рафаэль улы Салякаев училищеда укуын, педагогларын ихлас күңелдән искә ала. Беренче класслы остазы Михаил Федорович Борисов кебекләрне күбрәк сагына. Белгәнебезчә, һөнәри техник белемлеләр - производствоның нигезе. Училище квалификацияле кадрларның чын тимерчесе була ул заманда.
Укуны тәмамлап кулына белгечлек кенәгәсен алган Азат Рафаэль улы Салякаев хәрби хезмәттә төзелеш гаскәрләренә эләгә: аэродромдагы очыш полосасына хезмәт күрсәтә. Биредә эш җитәрлек булган; көндез дә, төнлә дә чыгып китәргә туры килгән. Шуңа да Азат Рафаэль улы өенә тәҗрибәле кранчы, үткен белгеч булып кайта. СПТУны тәмамлаган иптәшләре күбесе үз тормышларын бу һөнәр белән бәйләмәгән, ә Азат аның белән аерылмаган. Армиядә хезмәт итеп кайткач, кәсеб эзләп, Сочига эшләргә, курорт-шәһәрне кышкы олимпиадага әзерләргә киткән һәм Олимпияда авылында яшәгән дә. Биредә аңа ошаган. Вахта ысулы белән эшләгән: бер ай - Сочида, бер ай – Ләмберәдә. Олимпиаданы кабул итүче шәһәрдә эшләү киләчәктә зур перспективалар тудырган, зур эш тәҗрибәсе туплаган. Бәлки ул анда калыр иде дә, әмма Ләмберәдә аны мәхәббәте көткән. Мәхәббәтләре кавышу белән йомгакланган. Шул вакыттан алып Азат республикабызга «ябыша» һәм аннан читкә чыкмый. Монда да эш җитәрлек. «Кайда туган, анда файдалы да булган» дип юкка гына әйтмиләр. Азат Рафаэль улының эш тартмасында Рузаевка районының Красное Сельцо авылында мәктәп төзү; уку елы башына өлгерергә, ашыгырга кирәк була. Төзүчеләр сынатмыйча намус белән эшлиләр. Мәктәпне ачу тантанасында аларның күбесе Рузаевка районы администрациясе башлыгы кулыннан бүләкләр алалар: Азатның бу грамотасы әле дә саклана.
А.Р.Салякаевка халык хуҗалыгының күп кенә төзелешләрендә эшләргә туры килә. Объектлар гел үзгәреп тора: бүген син Саранскида асфальт заводы җыясың, ә бер атнадан Торбеево районында урнашкан елгага бетон слив куясың. Биредә билгеле бер романтика да бар. Аның һөнәре тормыш өчен куркынычлы. Әлбәттә, бу манара кран машинисты түгел, әмма Азат Салякаев эшендә бик күп аяныч очраклар да була. Мәсәлән, техникасы кабинасында машинист ауланып төшкән очракларны күргәне бар. Бу машинаны кран белән ныгыткан ригель туфракка бәрелгәч, машинаны баткаклык суыра башлый, йөк авыша һәм техника егыла. Азатны шундый очраклардан Аллам үзе саклаган, әмма аның күз алдында коллегалары белән шундый хәл булган. Бәхеткә, беркем дә җәрәхәтләнмәгән. Осталыгы белән танылган кеше турында дан тирә-юньдә дә, еракта да ишетәләр. Рафаэль улы Азатка Торбеево районы Дракино авылындагы Изге Покровский ирләр монастырендә ашыгыч эш тәкъдим иттәләр - купель ясаталар. Техник яктан катлаулы купель нигезен урнаштыру, монтажлау югары дәрәҗәдә оста һәм вакытында башкарыла. Ихтирам йөзеннән Игумен Пахомий Азат Салякаевка бер банкка бал бирә. «Бүләкнең күләме кадерле түгел, - ди Азат, - ә игътибар, хөрмәт кадерле. Алар сиңа ихластан бүләк иткәч, ничек кире кагарсың инде?»
Ул һөнәрен үзгәртергә теләми дә, чөнки хезмәте аңа ошый, барысы да канәгатьләндерә; шуңа күрә башка вариантларны карамый да.

 

Наилә НАСЫРОВА әзерләде