Тәҗрибәле укытучы, мәдәният сакчысы, озак еллар чын укытучы исемен йөрткән Равилә Шекур кызы Тактамышева Мордовиянең Атюрьево районы Усть-Рахмановка (Аллагол) авылында 40 елдан артык татар теле һәм әдәбияты предметларын яратып укыта. Аның турында сүзебез. Равилә Шекур кызы Түбән Пишляй-Нижний Пишляй авылында туа һәм белем дә туган авылы төп мәктәбендә ала. Балачакта, мәктәп елларында, көн саен диярлек дуслары белән Стрельниково авылына йөри; балаларны күрше авылдагы китапханә һәм матур урта мәктәп тә җәлеп итә. Икенче яктан, яңа Чадово, төньяк яктан Пичполонга һәм Клопинка авыллары урнашкан. Бу авыл балалары рус, мордва һәм татар телләрендә бер үк төрле аңлашканнар, бер хезмәт коллективы «Партизанский» (СХПК) совхозында яшәүчеләрне берләштергән. Шатлык та, бәла да - барысы да урта булган бу заманда. Өстәвенә, Равилә Теркулованың әтисе - Шекур Хөсәен улы (мәсәлән, медаль «За отвагу»да Хусанович дип тә язылган), Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадалы Ленинградны саклаучы, озак еллар Стрельниково авыл советы рәисе булып эшләгән. Халыкның хөрмәтен яулаган Шекур абый, озак еллар үз авыл халкына гына түгел, күрше авыллардан килеп ярдәм сораганнарга - Клопинкалыларга, Пичеполонглыларга киңәш биргән, булдыра алган кадәр ярдәм иткән.   
Һәм менә Теркуловлар гаиләсендә иң кечкенәсе (ә алар гаиләдә өчәү - Рашит, Рашидә, Равилә) - Равилә Шекуровна, район мәгариф бүлеге юлламасы буенча, Зубово-Поляна педагогия училищесына белем алырга бара. Бу матур яшьлек еллары, белем алу белән бергә, бүгенге колледж уку бинасын да төзергә ярдәм итү белән дә истәлекле язма героебызга. Уңышлы гына укуны тәмамлап, белгечлек дипломы алгач, Атюрьево районы Усть-Рахмановка авылында укытучы биографиясен башларга туры килә аңа. Р.Ш.Тактамышева, берничә ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләп алгач, авыл балаларына туган тел - татар теле һәм татар әдәбияты предметларын укыта башлый. Үзе өстендә педагог күп эшли, ихластан тырыша, белемен камилләштерү максаты белән Казанга, Саранскка белем күтәрү институтларына йөри. Бар белемен, күнекмәләрен туплап, зур теләк белән якташларының балаларына туган телнең матурлыгына соклана белергә, яратырга өйрәтә. Ә бит туган тел - көч, илһам чыганагы да ул. Равилә Шекуровна дәресләрендә балаларны туган телләрен кадерләргә һәм сакларга да өйрәтә. Аның тырыш хезмәте «Старший учитель» билгесе, Мордовия мәгариф министрлыгы грамоталары белән бүләкләнә. Равилә Шекур кызы Тактамышева укытучы исемен горур йөртә.
- Равилә Шекуровна, туган телебезгә букадәр олы мәхәббәт орлыгын сезнең күңелгә кем чәчте?
- Әтием, Шекур Хөсәен улы, югарыда утырган лампаны аскарак тешереп, өстәл тирәсенә балаларын җыеп Габдулла Тукай, Шәриф Камалның һәм башка татар әдәбияты классикларының әсәрләрен укый иде, яттан шигырьләрен сөйли торган иде. Ә әнием, Ханифә Сәләхетдин кызы, безгә милли ризык- ларны бик тәмле пешереп ашатты, безне дә пешерергә өйрәтте. Әнием матур җырлады, Габдулла Тукай шигыренә язган җырларга кадәр көйләде; бик күп бәетләр белә торган иде, тик ятламаганбыз гына. Шунда, гаиләдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләнгән дә инде, - диде әңгәмәдәшем.
Хәзер бу авылда мәктәп юк инде, дәресләр дә юк, әмма күрше татар Тенеш авылында, Равилә Шәкүровнаның өендә, бүген дә татар теленә мәхәббәт саклана - татар классикларының китап-лары, шул исәптән якташыбыз Абдурахман Абсалямов романнары кабат-кабат укыла. Тенештә - Татарское Тенишевода туган татар балалар язучысы Фәхрель-Ислам Агеевның тормышы һәм иҗат юлы һәрвакыт якташлары хәтерләрендә.
«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равилә Шекур кызы Тактамышева белән беренче очрашуда ук көнбатыш Мордовиядә туып-үскән күренекле ша-гыйрьләр һәм прозаиклар турында бик күп кызыклы биографик мәгълүматларны теркәп булды. Ә яңа экспедиция барышында, Равилә Шекуровнаның кунакчыл өендә, Һади Такташ, Абдурахман Әпсәләмовка һәм беренче татар балалар шагыйре Фәхрель-Ислам Агеевка багышланган видеога аерым сюжетлар да төшерелде, - ди Ренат Абянов белән Марат Сафаров чираттагы очрашуларыннан соң. - Тәҗрибәле укытучы, мәдәният сакчысы мәгълүматлары танылган якташ-ларының иҗатын кабул итүне, аларның туган яклары белән элемтәсен чагылдыра; әлегә кадәр билгесез булган сюжетлар да тупланган».
Сүземне дәвам иттереп, мин эше белән горурланырлык укытучы турында язам. Аның балалары да кече Ватаннарының горурлыгы. Равилә Шекуровна, тормыш иптәше Нуриман Сафиулла улы белән бергәләп, белемле, тәрбияле ике кыз – Светлана белән Гөлиягә югары белем биреп, милли рухта тәрбиялиләр. Әйтеп китәргә кирәк, аларның берничә югары белеме бар. Фотодагы Светлана Нуриман кызы – Мәскәү мәгариф депортаментында хөрмәтле хезмәткәр, ә Гөлия Нуриман кызы (ул фотода юк) – яңа форматтагы Мәскәү мәктәп-балалар бакчасында тырыш эше өчен Россия мәгариф министр-лыгы грамотасы белән бүләкләнгән укытучы.  Светлана Сабина белән Алинаны һәм Гөлия Самира исемле кыз балалар тәрбиләп үстерәләр.
Равилә Шекур кызының зур һәм тату гаиләсендә яшь буын да туган татар телен белә. Ул башта балаларын, аннары оныкларын классик татар әдәбияты әсәрләре, Атюрьево ягы татарларының гореф-гадәтләре һәм фольклоры белән таныштыра, өйрәтә. Әбиләре ярдәме белән, оныклары татар йортының эч-тәлеге, киемнәре (мисал өчен, 90-еллык кәми шәле - фәйшуны да бар) мөселман гореф-гадәтләре белән дә таныш. Җәй көннәрен авылда үткәреп, Мәскәүдән еш кына кайткан балалар һәм оныклар Тенеш тарихын дәвам итәләр.
Фотода сулдан уңга: Самира, Светлана Нуриман кызы, Алинә, Равилә Шекур кызы, күрше малае Ринат һәм Сабина.

Наилә НАСЫРОВА