Җиденче чакырылыш МР Дәүләт Со-ветының беренче сессиясе утырышында Мордовия Республикасы Башлыгы Артём Алексеевич Здуновның үз вазыйфасына керешүе булды.
Сайлаулар нәтиҗәләрен МР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Александр Косов игълан итте. Артём Здунов 78,26% тавыш җыеп җиңү яулады. Мордовия Республикасы Башлыгын вакытыннан алда сайлаулар узды һәм гамәлдә дип танылды. Артём Алексеевич Здунов халыкка, РФ Конституциясенә һәм МР Конституциясенә тугрылык турында ант бирде: «Мордовия Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен га-мәлгә ашырганда кеше һәм граждан хокук-ларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, Россия Федерациясе Конституциясен, Федераль законнарны, Мордовия Республикасы Конституциясен, Мордовия Республикасы законнарын үтәргә, миңа йөкләнгән бурычларны намус белән үтәр-гә, Россия Федерациясе халкына тугры хезмәт итәргә».
РФ Конституциясе һәм МР Конституциясе нигезендә Артём Алексеевич Здунов Мордовия Республикасы Башлыгы вазыйфасына кереште.
Котлау сүзе белән аңа һәм җыелганнарга Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле Артём Алексеевич, сезне Мордовия Республикасы Башлыгы вазыйфасына керешүегез белән котлыйм. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, энергиягез һәм эшкә сәләтлелегегез кыска вакыт эчендә сайлауларда үз ярдәмен күрсәткән төбәк халкының күпчелегенә ышаныч белдерергә мөмкинлек бирде. Мин ышанам ки, сезнең төрле субъектларда күпьеллык эш тәҗрибәгез, шулай ук профессиональлегегез Мордовияне үстерүдә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Биредә җитди сәнәгать потенциалы, заманча югары технологияле авыл хуҗалыгы, социаль өлкә үсеш алган. Командагызның грамоталы һәм тәвәккәл гамәлләре һәм регион халкының зур ярдәме сезгә үлчәүле карарлар кабул итәргә һәм республика потенциалын кешеләр файдасына кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Якындагы 5 елда хакимият органнары-ның төп бурычы - кешеләрнең тормышы яхшырак һәм уңайлырак булсын өчен барысын да эшләү. Төп көчләрне РФ Президенты куйган масштаблы бурычларны хәл итүгә, шул исәптән Россия һәм төбәкләр үсешенең милли максатларына ирешүгә юнәлдерергә кирәк. 17 сентябрьдә Владимир Путин Мордовиянең социаль-икътиса-ди үсеше буенча йөкләмәләр исемлеген раслады. Аларны гамәлгә ашыру регион-ның дәүләт бурычы белән проблемаларны хәл итүгә, икътисадның реаль секторын үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр булдыруга, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен, хакимият органнарының, федераль структуралар вәкилләренең, төбәк җитәкчелегенең һәм җирле үзидарәнең уртак нәтиҗәгә эшләвенә ярдәм итәчәк. Мин сезгә, Артём Алексеевич, яңа вазый-фада уңышлар, ә Мордовиягә – үсеш һәм чәчәк атуын телим», - диде Игорь Комаров.
Россия Федерациясе сенаторы, Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Кисляк ассызыклаганча, аның өчен инаугурация процедурасында катнашу - зур дәрәҗә. Ул РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың сәламләү хатын укыды.
«Сезгә Мордовияне төрле яклап үстерү буенча катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә, республиканың социаль-икътисади, фәнни һәм мәдәни потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итәргә кирәк. Сезнең бетмәс- төкәнмәс энергиягез һәм тулы көч белән эшли белүегез бу югары дәүләт вазыйфасында нәтиҗәле эшчәнлеккә ярдәм итәр, дип ышанам», -  диелә мөрәҗәгатьтә.
Залда җыелган кунаклар алдында чыгыш ясаганда, Артём Здунов күрсәтелгән ышаныч һәм ярдәм өчен, шулай ук ил җитәкчелегенә республика үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә аңлаулары өчен рәхмәт белдерде.
«Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга ышаныч белдергәне, туган җиремдә эшләү мөмкинлеге биргән өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бу эш һәм беренче казанышлар нигезендә - аның ягыннан зур ярдәм. Мордовия Республикасы башлыгы вазыйфасына керешү - ул зур дәрәҗә һәм җаваплылык, барыннан да элек, төбәк халкы алдында», - диде Артём Алексеевич.
«... Ходай ярдәме белән! Бары тик бергә һәм алга гына! Рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте залга һәм тамашачыларга Мордовия Республикасы Башлыгы Артём Алексеевич Здунов.