№39 от 8.10.2025
Тагы алдаганнар
Подробнее...
|
|
|
- Реализация в Мордовии национальных проектов, предложенных Президентом России Владимиром Путиным

Саранскида яшәүче хатын-кыз, кызының «дус кызы» шалтыратуына ышанып, мошенникларга 23 мең сум акча күчергән.
Гелнур Хасян кызы Арсланова туган 1930 елда Ләмберә районы Нәсәпә (Мельцапино) авылында. Аның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы вакытына туры килде. Шул вакыт авылда бик зур авырлыклар иде. Бөтен колхоз эшләре дә, өйдәге эшләр дә, балалар асрау да хатын-кыз, яшүсмер ыланнар, бабайлар һәм әбиләр кулында булды. Нәсәпә авылының һәрбер өендә 5,6,7 бала үсеп килде шул елларда. Сугыш башлангач, тиз арада оланнар үз яшьләреннән зурайдылар, зурлар белән хәлләреннән килгәнне башкардылар. Алар бик тиз эшкә дә, тәртипкә дә, сабырлыкка да өйрәнделәр. Барысы белән бергә, өлкән яшьтәге әби-бабаларын да карадылар. Авырлыкка түзделәр, назланырга, күз яше чыгарырга вакыт булмады аларга. Авылда мәктәп эшләде, укытучылары да авылныкы иделәр, эш белән бергә белемне дә алырга өлгерделәр. Менә шулай үсте Гелнур Хасяновна Арсланова.