Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә.Менә шул туган татар телебезне яратырга,белергә омтылыш тудыра да инде башлангыч сыйныф укытучылары.
Мин, Теркулова Римма Шәмил кызы, МБОУ «Усть-Рахмановская СОШ» башлангыч сыйныф укытучысы буларак 35 ел хезмәт итәм һәм татар телен, мәдәниятын өйрәнү буенча туплаган эш тәҗрибәм белән уртаклашырга булдым. Башта ун ел дәвамында Аллагол урта мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыттым. Кыштыру (Большой Шуструй) балалар бакчасын да шул дәвер җитәкләдем. Инде хәзер Усть-Рахмановка авылы мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларына белем бирәм. Башлангыч мәктәптә гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү. Үзем туган телемне яратам һәм эш проблемасын да «Укучыларда туган телебезгә һәм милли мәдәниятыбызга мәхәббәт тәрбияләү» дип билгеләдем.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешенең ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән,теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитнең таш диварлары эчендә дә аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утлар – сулар кичкән, горур татар теле. Башлангыч сыйныфларда бу төшенчәләрне бертекләп, һәр дәрескә бәйләп, башта язу һәм уку дәресләрендә, аннары туган тел дәресләрендә төрле үтемле алымнар кулланып эш итәм. Биредә, үзем җырлый белгәнгә («Шумбрат, Мордовия!» фестивалендә катнашам), көй-моң да кирәк була. Татар халык әкиятләрен өйрәнгәндә, җырлап та күрсәтәм, аннары балалар белән бергәләп тә башкарабыз. Мәсәлән, Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк»не өйрәнгәндә үтемле алымнарның берсе -җырлап өйрәнү. Укучыларыма бу алым бик тә ошый; Байбекова Саидя, Теркулов Рамиль, Самаева Диана яхшы җырлыйлар да, укыйлар да. Әле тагы информацион-коммуникатив технологияләрнең берсе булган диск-ларга язылган материаллардан куллану да укучыларда телебезне өйрәнү теләге, милли мәдәниятыбызны белү теләге уята. Аларны Казаннан алдырабыз, яки дәреслекләргә өстәмә материал буларак та җибәрәләр. Призентацияләрне укучылар өченче-дүртенче сыйныфларда эшләргә тырышалар; бүген компьютер һәрбер укучыда бар. Алар башта примитив 1-2 слайдтан тора. 3нче сыйныф укучыларым биредә дә булдыралар.
Укучыларда татар телен өйрәнүгә карата тотрыклы кызыксыну уяту һәм омтылыш тәрбияләү, аларның белемнәрен тагын да ти рәнәйтү һәм укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруга да тиешле игътибар бирү мөһим. Моның өчен иң яхшы шигырь сөйләүче яки иң яхшы җыр башкаручыга, иң яхшы рәсем ясаучы яки иң яхшы инша язучыга конкурслар, төрле викториналар уздыру; татар әкиятләрен сәхнәләштерү, татар биюләрен башкару, сыйныф газеталары чыгару, татар балалар шагыйрьләре белән вертуаль очрашулар һәм кызыклы кичәләр үткәрү; күренекле татар шәхесләренең музейларына онлайн режимда экскурсияләр оештыру аеруча әһәмиятле. Мондый чаралар татар телен укытуны тагын да камилләштерүгә, аның нәтиҗәлелеген арттыруга китерә. Нәтиҗәләр бар. Дәлилгә мисал буларак татар теле һәм әдәбияты буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашкан һәм призлы урыннар яулаган Старкова Рената, Абдеев Исламны (республика күләмендә) атыйм. Бу очракта туган татар теленә һәм әдәбиятына, мәдәниятыбызга кызыксыну орлыгы башлангыч сыйныфта укыган чакта салынган дип әйтә алам. Балаларыбыз дәресләрдә әдәби татар телен үзләштерәләр, әдәби әсәрләр белән кызыксыналар, өйдә һәм мәктәптә ана телләрендә сөйләшәләр. Бу да зур тырышлык нәтиҗәсе.
Педагогик хезмәтем класстан тыш чаралар белән бергә үреп барам. Әниләр бәйрәменә Усть-Рахмановка белән Большой Шуструй авыл халкы, укучыларымның әти-әниләре дә яратып килә. Тагы - ел саен Олылар айлыгына багышланган чаралар үткәрәбез. Әле айлык башланды гына. Мәктәп күләмендә олыларны чакырып кичә үткәрергә җыенабыз: бүген шигырьләр ятлыйбыз, җырларның көйләрен үзләштерәбез, бию өйрәнәбез. Бу чаралар милли рухта тәрбия белән бергә балаларда тел компетенциясе булдыруга китерә, аларның сөйләм компетенциясе дә үсеш ала; татар телебез яши.
Педагогик осталыгым, тырыш эшем район мәгариф бүлеге грамоталары һәм Мордовия Главасы Рәхмәте белән бүләкләндем. Җәмгыять эше дә миңа ят түгел – әле генә Кыштыру авылында сайлау комиссиясе председателе идем. Сүемне йомгаклап шундый нәтиҗәгә килдем: туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул әти-әни, туган җир, Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек сүз.Туган телгә баланы аның иң газиз кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Баланың ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора. Шул шартны без, башлангыч сыйныф укытучылары, тормышка ашырабыз дип уйлыйм.

Римма Теркулова,
башлангыч класс укытучысы