Еллар узган саен авылларыбыз матурая, күз алда үзгәрә.
Ләмберә турында да шундый сүзләр әйтергә мөмкин. Без күптән түгел Урманлы урамы турында язган идек, әле урамында матурлык тудыручы һәм туган ягында яшәргә тагы да әйбәт булсын дип тырышучыларны күрәбез. Көз көне булуга карамастан, гөлләре-чәчәкләре тирә-якны ямьләндерә. Бар җирдә тәртип урнашкан. Мәсәлән, Октябрь урамы буйлап үткәндә, ирексездән машина тәрәзәсен ачып матурлыкны хозурлыйсың. Тиз иттереп үтеп булмый булдырылган матурлык тирәсеннән. Рәсемдәге Ильдар Хәйдәр улы Васькинның өе. Чынлап бәхет кошы кунган йортына!

Коймадан күренеп торган агачларга, тирә-якка ямьлелек беркәп, ап-ак челән-аистлар килеп утырган, әйтерсен әле генә очып кунганнар. Бакчадан тагы башка хайваннар сүрәтләре күренә; могҗизага тиң матурлык. Гөлләр белән бергә бер композицияне өй хуҗалары үзләре булдырган.
Агымдагы елның җәй айларында (гадәткә кергәнчә ярыш һәр ел үткәрелә) Рузаевка шәһәрендә өй алдылары, оешмаларның тирә-ягын архитектура ягыннан матур һәм яшәү өчен уңайлы итү конкурсы үтте. Бу конкурска ташландык материалдан үз куллары белән эшләп өй алларына, мәгариф оешмалары тирәләренә ямь өстәгәннәрне дә билгеләделәр. Бу ярыш халыкка яшәү өчен матур шартлар тудыра. Дәлил иттереп рәсемдә күрсәтелгән Ленин урамы алтмышынчы йортны алырга була.
Иске Темникта да матур яшәргә теләүчеләр күп. Үзәк урамның чиста йортлары чәчәккә күмелгән. Район халкына үрнәк буларак, йорт-җир тирәләрен бигърәк матур тоталар! Иҗади якын килеп матурлык тудыручы төмән халкы күп төрле әкият сыннарын үз куллары белән ясап бакчаларын бизәгәннәр. Чәчәккә күмелеп утыручы ишек алдылары күңелләрне күтәреп җибәрә.
Нәкъ Иске Шәһәрдә 400гә якын кеше яши, аларның 175 - пенсионерлар, 178 - эшче халык һәм 51 - яшьләр. Тирә-якны чиста һәм ямьле итү үрнәген дачачы Саровчылар күрсәтә. Нәкъ алар үзенең экзотик үсемлекләре белән дан казанганнар. Авыл нинди чыгымнарга яши дигәч, Искешәһәр авылы администрациясе җитәкчесе М. Н. Долбилин:  «Администрация башкара торган эшләргә бүлеп бирелә торган үз доходларыбыз бик кечкенә - земельный һәм имущественный налоглар, НДФЛ һәм район бюджетыннан бирелгән дотацияләр. Шул кечкенә акчага булса да урамнарны төне буе 31 урам фонаре яктырта, үткән ел 500 метр юл Борисовка һәм башка урамнарга салдык. Бар эштә инвестор Ю.П.Малахаевыбыз ярдәм итә. Аның сарыклар фермасы бар. Югарыда санап киткән эшләрне башкарырга һәм чүп чыгартырга булышты һәм халыкка эш урыннары булдырды.
Бүген социаль кирәкләргә катастрофически финанслау җитми. Шуңа туристик юнәлеш өстендә тырышып эшлибез. Тарихи яктан Темник җире бик тә истәлекле.
Старогород җире биредә туып үскәннәрне тарта, - иҗади һәм хуҗалык эшләрен яратучыларны, авылларын үстерегә, матур итәргә теләүче кешеләрне. Зур өметләр рәссам һәм язучы якташыбыз  Е.М.Тенишевага баглыйбыз. Кабатланмас шедеврларын нәкъ туган җирендә тудыра! Аның йорты тирәсеннән тыныч кына үтеп китеп булмый; һәрвакыт туктап матурлыкны хөзурлыйсың. Ул ачык күк йөзе астында үз куллары һәм фантазиясе белән әкият персонажлары музее булдырган. Тагы Россиядә һәм чит илләрдә билгеле булган рәсемнәрен туган Иске Шәһәрендәге күргәзмәдә карап булачак.
Мордовия Республикабыз Главасы В. Д. Волков яңа мәдәният һәм вакытны күңелле үткәрү Үзәге булдыруда ярдәм итәргә ышандырды. Күптән түгел яшь белгеч Үзәгебезне җитәкли; башлады шулай булгач, кая яшь-шунда өмет, шунда үсеш, дибез. Бу - актуаль».
Бәхет кошлары сезнең дә өегезгә кунсын...

Наилә Насырова