Темниковтан хәвәскәр бакчачылар Анатолий Сергеевич белән Анна Васильевна Фадеевлар: «киләсе елга әйбәт уңыш алыйм дисәң, бакчаны, теплицаны җыештырасы, түтәлләрне казыйсы, агач-куакларны кышка әзерләп калдырасы бар», - диләр бертавыштан.
Җимеш агачларының коелган яфракларны җыеп яндыру дөресрәк дип саный бакчачылар. Аларда булган авырулар, гөмбәчекләр шулай юкка чыга. Черек алма коелган саен, аны җыеп барыгыз, чөнки алмадагы спора, бактерияләр алмагачны зарарлый. Карт, авыру билгеләре күренгән ботакларын кисәбез, яшьләрен калдырабыз. Малинаның озын ботакларын да бераз кыскартабыз. Аннары, кар басып сындырмас өчен, бәйләп куябыз, дип сөйләде бакчачылар. Көздән агач кәүсәләрен акшарлау мәҗбүри. Корткычлардан да, кояш нурларыннан да саклау өчен кирәк. Яшь агачларга тычканнар ияләшә, кайбер бакчачылар куяннардан зарлана. Мин акшарга каен дегете һәм ветеринариядә кулланыла торган АСД-2 яки АСД-3 препаратын кушам. Алардан бик сасы ис килә һәм тычканнар агачка якын да килми. Акшар урынына махсус буяу да куллана башладым. Аны бакчачылык товарлары кибетләрендә саталар. Акшар яңгырларда юылырга мөмкин, ә буяу язга кадәр саклана.
Җимеш агачын язын утыртырсаң әйбәтрәк дип тә саный тәҗрибә туплаган бакчачы Анатолий Сергеевич, ә куакларны  - көзен.
Тагы, тәҗрибәмә таянып шуны әйтәсем килә: күп еллар инде безнең бакчада куяннар юк. Бакчачылар агач кәүсәсенә капрон оек чорный һәм булыша диләр. Шулай ук ветеринариядә кулланыла торган креолин дигән препарат та ярдәм итә, ди. Аны акшарга да кушалар, сыек май белән кушып, агач кәүсәсенә дә сылыйлар. Агач янына креолин манылган чүпрәк кисәкләре дә элеп куялар.
Тагы калийлы ашлама кертегез. Бер аш кашыгы калий сульфатын (калий сернокислый) ун литрлы суга салып эретәсез һәм сибәсез. Моны август ахырында ук сибәргә була. Өлгермәгән кеше сентябрьдә сибә. Без, көз быелгы кебек коры килгәч, агач төпләренә су сибәбез. Дым җитмәсә, туфрак ярыла, кыш көне анда суык үтә һәм тамырларга зыян килә.
Әйтеп китәргә кирәк, быел виноградыбыз күп һәм бик тә тәмле булды. Виноградны да көз көне кисеп калдырырга кирәк. Аның схемасын, күпме ботак калдырасын һәр бакчачы үзе хәл итә. Быел үскән ботакларда киләсе елга виноград үсә, шуңа аларны бик кисмибез. Кышка әзерләп калдыруга килгәндә, сортына карап. Күп кенә бакчачылар бездә Изабельный тибына караган виноград үстерә. Ул без ишетеп күнеккән «Изабелла» түгел. Безнең якларда Амур тибындагы виноград күп үсә, аларда «Изабелла» тәме дә бар, бу сорт суыкка чыдам. Аны өч елга кадәр генә кышка җылытып калдырасың, өч елдан соң капларга кирәкми. Миндә җылы як сортлары да үсә, ял итәргә баргач алып кайткан идек. Аларны ел да кышка каплап калдырам, чөнки суыкка бик чыдам түгелләр. Әмма алтын урталыкны таба белергә кирәк. Артык җылытып куярга ярамый. Мин аска агач такта куеп калдырырга, аның өстенә виноград куагын салырга һәм бер рәт кенә итеп чыршы ботаклары белән капларга киңәш итәм. Аннары, җил очыртмасын өчен, бәйләп куясың. Кар яугач, өстенә бераз кар сибәсең. Чыршы ботаклары бик уңайлы, җылыны да тота, алар арасына тычканнар да керми, череми дә. Ә саламга тычкан ияләшә. Опилка да салганым бар.

Н.Хәлил