Диана WorldSkills дигән эретеп ябыштыручыларның (сварщиклар-ның) Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыкты. Эшче профессияләр ярышында ул бердән-бер кыз. Унтугыз яшь кенә булуына карамастан, бишенче разрядлы эретеп ябыштыручы. Ә башкалар озак елларда гына ирешә шул дәрәҗәгә. Ярышта Мәскәүле Диана Зуфар кызы малайлардан тиз, сыйфатлы һәм матур шовлар ясап, беренче урынны яулаган. «Мин колледжда инженер-технологка укыйм һәм сварка белән шогыльләнергә теләдем. Бу эшне булдырам, диделәр һәм WorldSkills Russia ярышында катнашырга тәгъ-дим иттеләр.
Ярыштагы дүрт модульгә дүрт төрле сварка керде. Мин ярымавтомат, гади кул белән ясалган шов һәм агронодуга төрләрен дөрес һәм матур тоташтырам, - ди яшь оста. - Җиңүче буларак Бөтендөнья ярышларында катнашырга хыялланам».