Фатих Асыйм улы белән Рушания Рафик кызы Азисовлар ике малай һәм бер кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Үзләре бар яктан да тырыш, булдыклы, тәрбияле булганга, балаларына да күз тимәсен; берсе-берсеннән артык. Әйе, бер дә арттырмыйм. Ике лачын улы тормышта  үз урыннарын табып олы юлга чыкканнар, ә төпчек кызлары Азалия – Саранск шәһәренең 17 мәктәбенең сигезенче сыйныфында бик тә тырышып укый. Әнисе төсле, җәмгыяви эшләрдә бик тә актив, конкурс белән олимпиадаларда да катнаша. Катнашып кына калмый, уңышларга ирешә. Менә шулай аның бер конкурс эше – «Әбием пәрәмәчләре» эссесын тәгъдим итәбез. …Караңгы кич, яңа гына пешерелгән тәм-томнар исе өй буена тарала. Ә әнием белән әбием аш-су белән мәшгуль; алар татар халкының милли бәйрәмебезгә әйләнгән бәйрәмгә – Корбан бәйрәменә әзерләнә. Әзерлек озын-озакка сузылырга мөмкин, әмма бу һәрвакыт шатлык, чөнки иртәгә кунаклар җыела: безнең әби-бабайларыбыз, барлык туганнар һәм якын дуслар киләчәк. Традицияләр шундый, тәртип шундый. Күпләрнең татар мәдәнияты белән танышу нәкъ менә милли ашлардан башлана да инде. Кыстыбый, гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак, баурсак ... хәтта исемнәре дә матур. Алар, әйтерсең, әниләрнең җылы куллары белән җылытылган кебек. Татар ашлары белән туристлар яки даими яшәүчеләр таныш, аның тәмле һәм туклыклы булуын, ингредиентларның гадиләре кулланылса да, аш-су  бик тиз табыннан бетәчәген барысы да белә. Ә хуҗалар һәрвакыт кунакчыл һәм ярдәмчел.
Борынгы татар гадәте буенча, кунак хөрмәтенә бәйрәм ашъяулыгы җәелә һәм табынга иң яхшы ризыклар – баллы чәк-чәк, бавырсак, кош теле, ширбәт, юкә балы һәм, әлбәттә, хуш исле чәй куела. Борын-борыннан татар мәдәниятындагы кунакчыллык һәрвакыт югары бәяләнде. «Кунакчыллык күрсәтмәгән кеше – гарип», – дип санаганнар. Кунакларны сыйлап кына калмыйча, бүләкләр дә биреп җибәрәләр. Гадәт буенча, кунак та шуңа җавап итеп бүләк бирә. Халыкта: «Кунак ашы - кара каршы», - дип юкка гына әйтмиләр. Табадан кайнар майны йотып, бәлеш кызарып беткән, һәм мин үземнең күп кенә буын хатын-кызларымның бәйрәмгә шулай әзерләнүләрен, традицияләрне дәвам итәчәкмен, ә аннары балаларымны да шуңа өйрәтәчәкмен. Юкка түгел, минем иң матур истәлекләремнең берсе булып әбием белән бәйрәмгә әзерләнүем бүген дә якты хәтер булып тора. Кечкенә чагым, өстәлдән түбәм генә күренеп тора. Барысы да бәйрәмгә әзерлек белән мәшгуль. Минем дә әзерләнүдә катнашасым килә. Әбием камыр изгән, өлгергән камырны кечкенә шарчыкларга бүлеп бара. Кул астында буталганга күрә, миңа да кечкенә шарлар ясарга ышандылар. Шул вакыт мин бик  тә тырышуым хәтердә; тирләп-пешеп эшлим шул шарчыкларны, ә әбием татар ашлары турында сөйли. Ул һәр милли ризыкның үз тарихы һәм эчтәлеге бар дип сөйләде. Мәсәлән, кызлар күмәче - танылган чәк-чәк, кәләш ризыгы булуын әйткәне хәтеремдә. Элек, традиция буенча, татар туйларында аны кәләш үзе тырышып әзерли торган булган. Ул, якты кояш төсле, якты сары төстә, ә балга сыланган шарлар халкыбызның никадәр бердәм һәм тату булуын күрсәтә. Дөнья инде күптәннән үзгәрде һәм кызларга бәхетле булу өчен иң яхшы кулинар булырга кирәкми дә, әмма бу традицияләргә хөрмәт буларак буыннар бәйләнешен, чорлар бәйләнешен саклау һәм якыннарыбызны сөендерер өчен кирәк.
Белгәнебезчә, милли татар ашлары-бызның барлыкка килүе күп факторларга бәйле. Төрекләрдән катык, бал-май, кабартма алдык, руслардан – пилмән, кытайлылардан - чәй, үзбәкләрдән - плов, халва, ширбәт, ә таҗиклардан – пәхләвәне алдык. Милли аш-су әзерләү тәҗрибәбез рус милләтлеләр кухнясына дә йогынты ясады, мәсәлән, рус пешекчеләре продуктларны кыздыру технологиясен татарлардан алганнар.
Татарларда чәй белән кызыклы вакыйга булган. Традицион милли эчемлегебез булмаса да, ул мәдәниятыбызга нык кереп калган, хәзер хәтта татар чәенең аерым рецептлары да бар. Чәебезгә һәрвакыт татарлар яшәгән җирлектәге үләннәр өстәлгән: бетнек, мәтрушка, юкә чәчәге, гөлҗимеш, күрәгә һәм бу эчемлеккә тагын күп нәрсә өстиләр. Терелтә торган чәем, дип юкка гына хуҗабикәләр әйтмидер. Чәйнең куелыгы хуҗаның юмартлыгын да, җирле традицияләрне һәм үзенчәлекләрне сеңдергән халык рухының ныклыгын да гәүдәләндерә. Шул регион болыннарында үскән чәчәкләр бәйләме күк, татарлар чәйләрен мул һәм үзенчәлекле иттереп ясыйлар.
Халыкның тагын бер мөһим милли традициясен әйтми булдыра алмыйм. Ул – кичке аш (званый ужин). Татарлар аны тантаналы һәм кайгылы вакыйгаларга – балага исем кушуга (имянаречение), никахка (мусульманская свадьба), «кул күтәрү» дип аталган өй туена (новоселье) әзерлиләр. «Аш»ларыбыз кызыклы уза. Барысы да өстәл артында утырыша: ашыйлар, сөйләшәләр, көлә яки моңсуланалар... Хәзер аралашу өчен мөмкинлекләр күп, әмма хөрмәтле туганнарыбыз, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган ыру-кардәшләребез белән күзгә-күз карашып аралашуны бернәрсә алмаштыра алмый. Халык: «Бер утырып сөйләшүләр үзе бер гомер», - дип юкка гына әйтми. Өйдә үткәрелгән Кичке аш туганлык элемтәләрен ныгытырга, алдагы буыннар тәҗрибәсен үзләштерергә ярдәм итә, бер гаиләнең берничә буын белән бергә аралашу мөмкинлеген бирә һәм татарлар әйткәнчә, - йортка рәхәтлек китерә.
Татар халкының аш-суы – ата-бабаларыбызның яшәү мирасы. Азык-төлек кешеләр тормышының иң мөһим өлешен тәшкил итә, ә азык кабул итү белән бәйле гореф-гадәт-ләр мәдәниятнең мөһим өлешенә әверелде. Эссе темам, бер карашка, гади дип тә күренәдер, әмма минемчә - тирән мәгънәгә ия. Әйткәнемчә, татар халкының милли ашлары – кояш кебек яңа, кайнар, майлы ризыклар аша халкыбызның иң якты, яхшы сыйфатларын ачып бирә. Бәйрәм ашлары, татлы ризыклар, тәм-томнар шатлык бүләк итә һәм «без сиңа шат», «сине өйдә көтәләр, сине сагыналар», диләр кебек. Татар хатын – кызларыбыз аш-су әзерләгәндә дога кылырга һәм яхшы гына уйлар уйларга кирәк дигән кагыйдәне истән чыгармый һәм шул чакта ризык файдага бара һәм сәламәтлекне арттыра». Тагы, гаилә өстәлендәге ризыклар иң тәмле һәм туклыклы булсын өчен тырышкан хатын-кызга, барысы да иң зур «рәхмәт», - диләр. Бу безгә кан белән сеңеп килгән гадәт. Әйе, без һәрвакыт үзгәрә торган дөньяда яшибез. Әйберләр даими үзгәреп тора, мода үзгәрә, кешеләр үзләре үзгәрә. Безнең дөнья әби-бабайларыбыз дөньясына бер дә охшамаган. Әйткәнемчә, без үзебез дә башкалар. Әмма, күп гасырлар дәвамында үзгәрешсез кала торган ниндидер әйберләр бар... Минемчә - халык традицияләре, мәдәни кыйммәтләр, Россия байлыгы һәм тарихы үзгәрешсез калачак. Һәр кешенең мәдәни кыйм-мәтләрне аңлауга үз юлы бар һәм шул юлдан бара. Минем дә әбием пәрәмәчәлеләре үз юлым бар һәм минем бу юлдан лаеклы үтәсе килә...

Азалия Азисова