22 сентябрь көнне Саранск шәһәрендә «Авылым тавышлары» X Республика татар җыры фестиваль–конкурсы узды.
Юбилей фестивалендә Саранск һәм Мордовия районнарыннан татар халык җыр-ларын, шулай ук заманча эстрада хитларын башкаручы иң яхшы үзешчән артистлар катнашты. Концертта аерым башкаручылар, фольклор, вокаль ансамбльләр чыгыш ясады. «Авылым тавышлары» фестивале ел саен яңа исемнәр ача, ә инде таныш башкаручылар яңа репертуарлары белән гаҗәпләндерә. Шулай, Рузаевка районында урнашкан зур татар авылы җыры халыкны үзенә җәлеп итте. Бу җыр иң яхшы башкарылган булуы белән халык аңа беренче урын бирде. Ә нинди ул җыр диярсез, каян килгән дип сорарсыз?
Бу сораулар мине дә кызыксындырды һәм җавап эзли башладым. Җавапны таптым, сезгә дә ишеттерәм.
Ярышта Рузаевка районы классик якташ язучыбыз Шәриф Камал туган Татар Пешләсе авылында туып-үскән Диана Марат кызы Багапова «Күңелем сиңа ята» дигән җыры белән лаеклы икенче урын яулады. Ә Зульфия Шәмил кызы Гундина сүзләренә һәм музыкасына язылган  «Татар Пешләсе» дигән җырны Диана Марат кызы Багапова җитәкчелегендәге «Миләшләрем» ансамбле «Автор җырларының иң яхшы башкаручылары» («За лучшее исполнение авторской песни») номинациясендә чынлап та иң-иң яхшылар титулы яуладылар. Халык аны иң матур һәм оста башкарылган җыр, ди. Җырны язган Зульфия Шәмил кызы - ансамбль вәкиле, иҗади кеше. Тормыш иптәше белән өч матур бала - Арыслан, Салават, Камилланы тәрбияләп үстерәләр. Хәтта җыр язарга, көен һәм сүзләрен иҗат итәргә вакыт таба. Рузаевка районы Татар Пешлә авылы главасы Ринат Дәүлюк улы Шабаев Зульфия Шәмил кызы Гундинаның «Татар Пешләсе» дигән җырын авыл гимнына тиң дип тә атый һәм шулай булачак, ахры.
Җыр - халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр. Зульфиянең туган Шәриф Камаллы Пешлә авылына булган мәхәббәте, кичерешләре – сүз белән көйдән тора. Җырның төп функциясе дә халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Татар җырының тамыры – халык көйләрендә, дибез. Бу очракта шулай. Ә ансамбль җитәкчесе Марат кызы Диана җырны югары күтәреп, олы профессионалларга тиң башкаруга ирешә; татар милли моңының нечкәлекләрен күңелләребезне тибрәндерерлек итеп теләсә кайсы җырны башкара, җитәкләгән ансамблен дә югары уңышларга менгерә. Диана гаиләдә бердән-бер бала булып тәрбияләнә, Татар Пешлә урта мәктәбен тәмәм-лый, җырга-моңга тартылып үсә - мәктәп концертларында беренче дебютларын үткәрә. Бүген гаиләсе аның мәдәният өлкәсендә булган уңышларына шатланып яшиләр. Шундый иҗади кешеләребез авылларыбызны яшәтә дә. Бу очракта олы сәхнәләргә мендерде.

Н.Хәлил