Мордовия мәктәпләрендә көннән-көн күбрәк «Үсеш нокталары» ачыла. «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Рузаевка районының җиде мәктәбендә цифрлы һәм гуманитар профиль үзәкләре эшли башлады. Тантаналы ачылыш Красное Сельцо, Трускляй урта мәктәпләрендә һәм шәһәрнең №№5, 8, 9, 10, 17 мәктәпләрендә узды. Красное Сельцода узган чарада Мордовия мәга риф министрының беренче урынбасары Елена Солдатова һәм Рузаевка районы башлыгы Александр Сайгачев та булдылар. Авыл мәктәбендә «Үсеш нокталары» өчен ике каттагы өч бина бүлеп бирелгән. Класслар техника белән җиһазландырыл ган. Аларда технология, тормыш иминлеге нигезләре, информатика дәресләре үт кәрергә, өстәмә рәвештә робототехника, авиамодельләштерү, 3D - технологияләр өйрәнергә һәм проект эшчәнлеге алып  барырга мөмкин.
- Это новое содержание хорошо известных предметов, но с совершенно иными подходами и методиками обучения. То, что интересно современным детям, педагогам сначала пришлось осваивать самим, - дип билгеләп үтте Елена Солдатова.
Куәтле ноутбук экраннары сенсорлы, аларда эшләү өчен укучылар стилуслар кулланалар. Киләчәк технологияләрнең берсе - виртуаль чынбарлык күзлеге. Алар ярдәмендә компьютер дөньясына чумарга мөмкин, соңыннан укучылар аны үзләре модельләштерәчәк. Бу юнәлешкә язылучылар архитекторлар һәм дизайнерлар булырга хыяллана. «Үсеш ноктасы» нда алынган күнекмәләр булачак һөнәрне үзләштерүдә ярдәм итәчәк. Олег Наркаев кече яшьтән үк бары тик конструкцияләү белән генә шөгыльләнә. Хәзер ул 6 нчы сыйныфта һәм барлык тәкъдим ителгән төрле робот модельләрен санаулы минутлар эчендә җыйды.
- Минем өйдә конструкторлар бик күп. Әмма мондыйлар юк. Безнең мәктәптә яңа Үзәк барлыкка килүгә мин бик шат. Һичшиксез, роботлар түгәрәгенә йөрим. Әлегә мин инструкция буенча модельләр җыям, әмма монда аларны булдырырга өйрәнәм, - дип уртаклашты Олег. Технология дәресләре өчен төрле инструментлар һәм станоклар каралган. Малайлар инде бишенче сыйныфтан ук һөнәрләр нигезләрен үзләштерә алачаклар. Белем бирү эшчәнлегеннән соң букаркассыз кәнәфи-капчыкларда ял итәргә һәм шахмат уйнарга өйрәнергә тәкъдим ителә. Шул ук бинада иҗади проектлар булдыру өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Сигезенче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында зур материал җыйганнар инде.
Башка укучылар үз укытучыларының фотоальбомын ясыйлар. Кызлар эшкә инновацион яктан килделәр, чөнки хәзер бу мәктәпне җиһазлау мөмкинлеге бирә.
- Заманча технологияләр безнең тормышка тиз керә. Хәзер алар мәгариф өлкәсен колачлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру, Мордовия җитәкчелеге ярдәме белән бүген районның тугыз мәктәбендә шундый «Үсеш ноктасы» ачылды. Алар Татар Пешләсендә һәм Сузгарьяда узган ел эшли башлаган. Быел - җиде: икесе авылларда һәм бишесе шәһәрдә. Киләсе елга тагын дүртәү планлаштырыла, - ди Александр Сайгачев. Әлегә яңа җиһазлар белән җиһазландырылмаган мәктәпләр өчен турыдан-туры кертү планлаштырыла.
«Әлеге проектны тормышка ашыру шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында чикләрне бетерергә мөмкинлек бирә. Һәр укучының сыйфатлы белем алу мөмкинлеге тигез. Уңышлы киләчәк өчен тигез старт барлыкка килә, - дип өстәде Елена Солдатова.
8-нче номерлы мәктәптә «Үсеш ноктасы» ачу тантанасында мөхтәрәм кунак сыйфатында район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Венера Ларина катнашты. Ул ассызыклаганча, «Үсеш ноктасы» - ул иҗтимагый пространство, һәм ул балалар өчен генә түгел, педагоглар һәм ата-аналар өчен дә мөһим, дип сөйләде.

Наилә НАСЫРОВА