Гелнур Хасян кызы Арсланова туган 1930 елда Ләмберә районы Нәсәпә (Мельцапино) авылында. Аның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы вакытына туры килде. Шул вакыт авылда бик зур авырлыклар иде. Бөтен колхоз эшләре дә, өйдәге эшләр дә, балалар асрау да хатын-кыз, яшүсмер ыланнар, бабайлар һәм әбиләр кулында булды. Нәсәпә авылының һәрбер өендә 5,6,7 бала үсеп килде шул елларда. Сугыш башлангач, тиз арада оланнар үз яшьләреннән зурайдылар, зурлар белән хәлләреннән килгәнне башкардылар. Алар бик тиз эшкә дә, тәртипкә дә, сабырлыкка да өйрәнделәр. Барысы белән бергә, өлкән яшьтәге әби-бабаларын да карадылар. Авырлыкка түзделәр, назланырга, күз яше чыгарырга вакыт булмады аларга. Авылда мәктәп эшләде, укытучылары да авылныкы иделәр, эш белән бергә белемне дә алырга өлгерделәр. Менә шулай үсте Гелнур Хасяновна Арсланова.  Авыр сугыш елларында 11 яшьлек кечкенә кыз фермада дуңгызлар ашатты; эшләде зур апалар белән бергә, алардан калмыйча. Зур-зур чиләктәге азыкны күтәргәндә көче дә җитте, сабыр итте, күзеннән яшь чыкмады: үзенең эштә булдыклыгын өлкән апаларга күрсәтергә теләде.
Авыл бик зур иде. Бер көтүгә авылдагы сыерлар белән сарыклар сыймаганга күрә, икенче көтүче алдылар. Шулай ике зур көтү булды. Колхозда гына түгел, өйдә дә эш бик күп иде: тываркараны багу да, сыер саву да. Шулай ул 15 яшендә сыер саварга да өйрәнде. Дуңгыз фермасын бетергәч, сыер савучы булып фермага эшкә күчте. Колхозда бар эшне кулда эшләделәр, сыерларны да кулда савдылар. Сыерларны үзе кул белән сауган кеше генә Гелнур апаны күңеле белән аңлар, чөнки бер сыерна да саварга бик авыр, ә 12-15 сыерны саву яшүсмер балага ничек? Шул арада беренче тапкыр бозаулаганнары да бар! Алар җигелмәгән ат кебек - тирәләренә якын барырга куркыныч. Төрлесе булды: сөт белән чиләкләр дә очты, үзенә дә эләгә иде. Савып бетергәч  сыерлар аяклары белән чиләк эченә дә баса иделәр – шулай итеп яшь савучының сөте дә югалган, үзе дә суккаланган. 
Өйрәнде эшкә дә, авыр тормышка да: бу эшен Гелнур апа яратты һәм үзенең гомерен шул эш белән уздырды.
Элек ул колхоз “Чаткы” дип аталды. Аларга Болотниково авылын куштылар - һәм “Путь Ленина” совхозы булды. Кырык өч ел буе Гелнур апа сыерлар фермасында эшләде. Ул передовик доярка иде. Аны Мәскәүгә ВДНХга да алып бардылар: ул үзенең оста эшләве турында сыер савучылар белән дә уртаклашкан. Гелнур апа ветеран труда, аңа “Мать-героиня” медален да хөкүмәт биргән.
Иргә тракторчы булып эшләгән авыл малае Арсланов Асым Нуриевичка чыккан. Биш бала алар асрадылар: 2 кыз – Альмира белән Надия, 3 ул – Анвар, Альберт, Роберт. Әтиләре улларын кече яшьтән трактор йөртергә өйрәткән. Үсеп җиткәч алар яхшы белде – колхозда тракторчы булырлар. Егетләр барысы да гомерләрен колхоз кырларында үткәрделәр. Олы уллары Арсланов Анвар Асымович, армиядән кайткач ук, тракторга утырып бүгенге көнгә кадәр тракторчы булып эшли. Хезмәт биографиясен Болотниководагы “Путь Ленина” совхозында башлады һәм бүген дә шунда эшли. Туган авылы Нәсәпәдән ерак китми. 
Альберт Асымович кече яшьтән “Путь Ленина” колхозында тракторга утырды. Тиздән аңа 60 яшь тула, ә ул һаман тракторчы булып эшли: бүген Пензяткадагы агрофирма “Октябрьская”да.
Роберт Асымович та тракторчы. Ул “Путь Ленина” колхозында эшләде. Хәзер әнисен карый. Гелнур апа уллары турында киңәнеп сөйли: “Улларым тракторчы булып туган җирләрендә тырышып гомер буе эшләделәр. Горурланам алар белән”.
Күптән түгел Гелнур апа Альмира кызын ахирәткә озатты: ана өчен бу бик зур кайгы. Балалары Гелнур апаны ялгызын озакка калдырмыйлар, кайгысын уртаклашалар. Мин Мельцапино авылына килгәндә Гелнур апаның өе тулы иде: уллары Альберт, Роберт, кызы Надия, Дамир оныгы янында иделәр. Һәрберсе ниндидер эш эшләделәр. Авылда хәзер эш күп: газ юк, үзләре пичләр ягалар, кизләүдән су ташыйлар. Бар эшне кул белән эшлиләр.
Оныклары да киңәндерә әбиләрен. Гелнур апаның өч оныгы – Рустам Анвярович, Дамир Наильевич, Рамиль Юнирович. Өчесе дә белемлеләр яхшы эшләрдә эшлиләр. Иномарка машиналар Гелнур апа каршында еш тора: оныклары, балалары килә. Менә шулай Гелнур апа 95 ел яши. Аллага шөкер, озак кына яшәсен!
Гелнур апаның каен атасы Арсланов Нури Садретдинович Бөек Ватан сугышында  хәбәрсез югалган. Бүгенге көнгә кадәр аның кайда һәм ничек үлгәнен беркем белми. Шулай итеп Гелнур апаның балалары бабаларының сугышуы һәм үлүе турында бернәрсә белмиләр. Ләкин аның Ватаны өчен, якыннары өчен сугышуы һәм безнең якты киләчәк өчен үлүен белеп аның белән горурланалар.
Бу безнең басма Өлкәннәр айлыгына багышланган.

Рәйсә ШАМСЕТДИНОВА