Укытучы - бөек исем. Мордовия татар теле укытучыларыбыз бу исемне горур йөртә. Октябрь аеның беренче көннәрендә регионыбызның һәрбер белем бирү учагында, районында, башкалабызда Укытучылар көнен зурлап үткәрделәр.
2025 елның 3 октябрендә Ләмберә районның «Алмаз» мәдәният үзәгендә, Укытучылар көне алдыннан, районның иң яхшы педагогларын хөрмәтләделәр. Югары педагогик осталыгы, белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен Пензятка урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юмаева Рауза Мукаддәс кызын «РФ мәгариф өлкәсендә мактаулы хезмәткәр» исеме бирелде. 
Олы педагогик хезмәте РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән Атюрьевоның икенче урта белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Эльвира Хәйдар кызы Совешова бүләкләнде.
Мордовия Главасы Артём Здунов Указы нигезендә югары педагогик осталыгы һәм мәгарифкә зур өлеш керткәне өчен Диплом һәм акчалата премия белән Кадошкино районы Большие Поляны төп гомуми белем бирү мәктәбе татар теле укытучысы Зәйнәб Хөсәен кызы Кильдеева һәм Ләмберә районы Татар Тавла төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина бүләкләнделәр.
Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез!