Үткән атнада Мордовиядә уникаль иҗтимагый институт – төбәк Главасы каршында Гаилә советының беренче утырышы үтте.
Мордовиядә яңа иҗтимагый инициатива тормышка ашырылды – Глава каршында Гаилә советы төзелде. Аның эш форматы безнең төбәк өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә уникаль. Бу институт гаилә мәсьәләләрен хәл итү өчен генә түгел, ә бу темага рәсми булмаган якын килү өчен төзелгән. 
Гаилә советы эше 30 сентябрьдә, Мордовиядә быел беренче тапкыр билгеләп үтелә торган күп балалы Гаилә көнендә башланды.  Дәүләт Советының «Гаилә» юнәлеше буенча комиссиясен җитәкләүче Мордовия Главасы Артём Здунов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты халыкны саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне һәм бурычларны төгәл билгеләде. Аларга ирешү һәм җәмгыятьтә хәзер актив булган тискәре тенденцияләрне булдырмау өчен күп юнәлешләр буенча эшләргә туры киләчәк. 
Мордовия Главасы түбәндәге статистиканы ишеттерде: республиканың 207 меңнән артык гаиләсеннән балалы парлар – 73 мең, 65 меңе - баласыз парлар. Җавап таләп итә торган төп сорау: ни өчен бу гаиләләрдә балалар юк? 
Хәзер төбәктә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең 40тан артык чарасы гамәлдә. Предприятиеләрдә һәм оешмаларда гаиләләргә корпоратив ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Алар турында һәрьяклап хәбәрдар булу, шулай ук аларның нәтиҗәлелеге турында кире элемтә актуаль булып кала. Бу бурыч, шул исәптән, Совет әгъзалары алдында да тора. Нәкъ менә шуңа күрә Совет составы күпкырлы. Аңа 50 гаилә пары – күп балалы һәм яшь гаиләләр, СВОда катнашучыларның гаиләләре, гаилә конкурсларында җиңүчеләр һәм федераль грантлар алучылар, гаилә бизнесы һәм эре предприятиеләр, күп балалы хезмәт династияләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе учреждениеләре вәкилләре керде. Совет составындагы гаиләләрнең 82% ы - өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр. Советны Мордовия Главасы Артём Здунов җитәкләде, ә урынбасарларының берсе Россия Федерациясенең «Героиня-Ана» исеменә лаек булган 10 бала анасы Ольга Исайкина һәм парламент вице-спикеры Наталья Долматова булды. 
Күп балалы әти, РМ Главасы секретариаты җитәкчесе, Гаилә советы секретаре Михаил Никишин әлеге структураның төп максатларын билгеләде: демографик инициативалар, шул исәптән гаиләләргә ярдәм итүнең «халык» һәм закон чыгару, актуаль чараларын эшләү, шулай ук теләсә нинди төбәк проектларында һәм дәүләт программаларында, предприятиеләр эшендә Гаилә үзәклеге принцибы үтәлешенә җәмәгатьчелек контролен тәэмин итү. Әмма советның рәсми булмаган эшендә иң мөһиме – гаилә мәсьәләләренең киң даирәсенә эләкми торган хәлләр буенча карарлар эзләү. Бу гаиләләрдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә психологлары эше, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеге, тулы булмаган гаиләләрдә балалар тәрбияләү һәм ата-аналарның бу бурычлардан читләшүе. Шунысы мөһим, Совет әгъзалары тарафыннан мондый нигез моментларын эшләү федераль дәрәҗә өчен тәҗрибә дә булачак. 
Саранск һәм Мордва митрополиты Зиновий балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуда рухи нигезләрнең, төп яхшылыкларның мөһимлеген ассызыклады: «Гаилә – ул тере организм, иң мөһиме һәм беренчел. Гаилә шәхесне үстерә». 
Мордовиядә бала табуда ярдәм итү системасының заманча мөмкинлекләре, сабыйлар үлемен киметү буенча эш һәм 2026 елда Перинаталь үзәкне модернизацияләү буенча планнар турында Гаилә советында «Мордовия республика үзәк клиник хастаханә»се, күп балалы әти, табибларның хезмәт династиясе әгъзасы Сергей Ладяев сөйләде.
Совет әгъзасы, СВО ветераны Дмитрий Волков күп балалы гаилә булу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яраланганнан соң өйгә кайткач һәм тернәкләнү узгач, алар хатыны белән өченче бала туу турында уйлана башлыйлар. «Ходай бирде безгә аны! Ә күптән түгел улым братик сорады – бу хакта гаиләбез советында фикер алыштык», - диде күп балалы әти. 
«Сез безнең өчен - җәмәгатьчелек фикере лидеры. Демографик тема – бүгенге чынбарлыкта иң катлаулы тема, һәм безгә аны хәл итәргә туры киләчәк!» - дип хуплады Мордовия Главасы. 
«Кантриум» технологик стартапына нигез салучы Мария Соколова бо-лай дип сөйләде (аның күп балалы гаиләсе өч ата-ана гаилә форумында, шул исәптән «Ялгат» форумында катнашты): «Бу безне әти-әни буларак активлаштырды. Сынап карарга гына кирәк – бу иң яхшы мотивация! Үз балаларыбыз өчен төп иҗатчылар икәнебезне без үзебез аңларга тиеш!» 
Актив иҗтимагый позициянең тагын бер мисалы - «Гаилә территориясе» АНО генераль директоры, күп балалы әни Екатерина Деринская чыгышында: «Ана булуга ярдәм итү - минем миссиям!- диде ул. - Президент грантлары фонды ярдәмендә без Саранск бала тудыру йорты инфраструктурасын модернизацияләү буенча дүрт проект-ны гамәлгә ашырдык.»
Гаилә советының беренче утырышы азагында Артём Здунов әлеге темага игътибарлары һәм шәхсән катнашулары өчен барлык әгъзаларына рәхмәт белдерде: «Сейчас это острый вопрос: как вернуть моду на семейные ценности, на большую многодетную семью, на семейно ориентированные отношения мужчины и женщины. У Семейного совета очень важная идеологическая работа. Ключевые решения мы традиционно принимаем на семейном совете, а мы все в нашей республике – большая дружная семья, поэтому давайте вместе подумаем, какие нам предпринять эксклюзивные шаги, чтобы кардинально поменять эту ситуацию!»

Наилә НАСЫРОВА