29нче январь көнне Дубенка районы Ломат авылы мәчете бинасында «Толерантлык мисалы буларак Мордовия районнары» дигән темага зур чара үткән. Чамзинка һәм Дубенка районыннан төрле милләтле яшьләрне бу чарада катнашырга чакырганнар. Очрашуның максаты да бүгенге җәмгыятьтә толерантлылыкның ролен күрсәтү бүлган. Күпсанлы күнаклар алдында дәрәҗәле җитәкчеләр белән бергә Мордовия районнары имамнары чыгыш ясаган. Алар бу юнәлештәге хезмәт уңышлары белән уртаклашканнар. Шул исптән Ломат мәчете имамы Раиль Мусин Чамзинка һәм Дубенка районы халкының, биредә төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең дусларча гомер итүләре, яшьләрнең шул мөнәсәбәтләрдә яшәүләре турында мисаллар белән дәлилләп сөйләде. Ул яшьләрне, бер-беребезне рухи, мәдәни яктан баетып яшәргә, тагы да матур, дустанә мөнәсәбәтләрдә булырга чакырды. «Я привел в пример нашего Пророка Мухаммада, его взаимоотношения со своими соседями, исповедующими другие религии, и его великие нравственные качества, которых на сегодняшний день нам не хватает», - ди Раиль хазрәт Мусин аралашканда.
Чаранда мини-футбол буенча Дубенка районы җитәкчесе иглан иткән турнирда II дәрәҗә призы яулаган Ломат авылы яшьләре футбол командасына Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырганнар. Раиль Мусин сезонның иң яхшы уйнаучысы Кисилёв Дмитрийга үз призын - Коръән (тәрҗемәдә) бүләк иткән; футболист аны укырга ышандырган. «Безнең командада, Ломат авылы командасында, берничә ел татарлар гына түгел, ә рус һәм мордва милләтле спортчылар футбол уйныйлар. Алар бер-берсен ихтирам итәләр; командада дуслык яши. Менә бүгенге чарага да болельщиклары белән бергә килгәннәр. Шулай булырга тиеш тә», - ди алар турында әңгәмәдәшем.