Күңел бизәкләре белән чигелгән, чукланган, челтәрләнгән сөлгеләр-халкыбызның кыйммәтле милли ядкарьләре. Мин хәтерләгәнчә, кайберләренең чиккән сөлгеләре өй түрләрендә матур иттереп көзгеләр башларына эленеп куелган иделәр.
Сөлгеләр татар халкыбыз тормышында кеше туганнан алып, соңгы юлга озатканга чаклы мөһим урын биләгән һәм били. Туй атларының дугасында яшь килен чиккән сөлгеләр горур җилфердәгән. Әйе, атларда чабып килгән яшьләргә парлы, тигез тормыш теләүче, йорт эчләренә нур ягып, кире көчтән саклап, бәхетле тормыш юраучы да сөлгеләр. Яшь кызлар, аулак өйләрдә кич утырып, җырларын көйли-көйли үзләренең сөйгән ярларына бирнәләр әзерләгәннәр. Килен булып төшкәч, ул аларны кияүнең якыннарына бүләк итеп кадерләгән. Бәби тугач та бишегенә сөлге элгәннәр. Чигелгән сөлгеләр милли бәйрәмебез Сабантуйга әзерләгәннәр. Һәр сөлгенең үз билгесе, үз билгеләнеше булган. Чигүнең дә төрле формалары яшәп килә. Кызлар, берсеннән-берсе матур бизәкләрне күчереп алып, аларны күңел бизәкләренә төреп, үзләренә мәхәббәтле матур тормыш юраганнар. Шулай буыннан буынга күчеп, тормыш дәвам иткән. Күпереп пешкән икмәк өстенә дә сөлге капланганнар. Кунак каршылаганда икмәкне чиккән сөлге өстенә куеп каршылау бүгенгәчә сак-ланган. Якты дөньяга туганнан алып, соңгы юлга озатылганга кадәр кеше тормышының һәр мизгеле, һәр йола, һәр гореф-гадәтендә сөлге - матур бер бизәк, бер символ.
Кадошкино районы Большие Поляны гомуми төп мәктәбебез музеенда сөлгеләр зур урынны алып тора. Укучыларда халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә сөлгеләр дә зур әһәмияткә ия. Һәр сөлге үзе бер тарих, истәлек. Берсеннән-берсе матур, чигүле тастымал һәм сөлгеләрен күреп, халыкның бу мирасына мәхәббәт уяна. Хезмәт дәресләрендә дә әлегә кадәр, бәлки бүген дә кайберләрендә бардыр, сөлге чигәргә, чигү осталыгына өйрәтеп килделәр. Исебездә әле, ничек әниләребез сөлге чигә иде. Ә алар, кыз вакытларында, дус яки күрше кызлары бергә җыелып чигү чиккәннәр; бер-берләреннән бик матур чигү үрнәкләрен күчереп алганнар. Мәсәлән, авылыбызда гомер итүче Тумпарова Нурия Хәмзә кызы, Кильдеева Сара Мухаметжан кызы, Долотказина Сара Ибриһим кызы (“Акульча” урамы әбиләре) әле дә шул матур чакларны искә алып сөйлиләр.
Бүген дә сөлге чигүчеләребез бар. Хәтта интернет аша сөлге чигәбез дип заказлар да алалар. Бу гасырдан-гасырга күчеп килә торган гадәт. Кул эшләрендә чәчәкләр, күгәрченнәр, аккошлар күбрәк урын ала. Чигеп бүләккә тапшырганнарын истәлеккә саклыйбыз. Бу матур гадәт төрле милләт халкында бар. Мәсәлән, мордва күршеләребез чиккән сөлгеләрен гигиена өчен генә түгел, ә, бәлки, баланы дәвалауда кулланганнар, руслар - кешене җирләгәндә һәм башка очрак-ларда. Мәдәниятыбыз бер-беребезне баета.
Гасырлар буе безнең ата-бабала-рыбызның тормышын бизәп килгән сөлге чигү осталыгы онытыла күрмәсен. Борынгы чигүләрнең гаҗәеп бизәкләре сандык төпләреннән табылып, осталарыбыз кулы белән өр-яңа җирлеккә төшсен, аларның матур хезмәтләренә карап, күзләр куансын, күңелләр юансын.

Зәйнәб Кильдеева