Мордовиядә биш көн дәвамында WorldSkills стандартлары буенча «Яшь белгеч-профессионаллар» дигән җи-денче региональ чемпионат  үтте.
Бу чараның төп максаты булып эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү һәм югары квалификацияле һәм конкурентлыкка сәләтле кадрлар әзерләү буенча һөнәри белем бирүне үстерү тора.
Өч йөз кеше катнашты бу чарада. Биредә техникум, колледж студентлары, яшь эшчеләр сайлаган компетенцияләрендә үзләренең профессиональ күнекмәләрен күрсәттеләр. Чемпионат барлыгы 36 компетенцияне үз эченә хезмәт һөнәрләренең төрле төрләрен алды: «Электроника», «Электромонтаж», «Җиңел машиналарны ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү», «Кондитерлык эше», «Маляр һәм декоратив эшләр», «ЧПУ станокларында фрезерлы эшләр» һәм башкалар.
Яшь профессионаллар ярышы практик характерда иде: конкурсантлар үзләренең белемнәрен, практик осталыкларын WorldSkills стандартлары буенча бирелгән биремнәрне  үтәп җитезлекләрен һәм башкарган эшләренең югары сыйфатын күрсәттеләр. Тантаналы рәвештә Рес-публикабыз чемпионатының җиңүче-ләренә һәм призерларына Мордовия мәгариф министры Галина Явкина бүләкләр тапшырды. Ә алты җиңүче уникаль бүләк –  хезмәткә чакыру алды. Эшче профессия кешесенә юллар ачык. «Талина» компаниясе вәкилләре «Агрономия», «Ветеринария», «Электроника», «Эксплуатация сельскохозяйственных машин», «Лабораторный химический анализ», «Изготовитель мясных полуфабрикатов» компетенцияләрендә беренче урыннар яулаганнарга «Эшкә Чыкыру» дип аталган исем-фамилияле сертификатлар тапшырдылар.  Тиз арада бу белгечләр «Талина» предприятияләрендә эшли башларлар.
Тагы Мордовиянең Ардатово, Саранск, Краснослабодск, Темниково  медицина өлкәсендә белем бирү колледж студентлары «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясендә ярыштылар. Чемпионат нәтиҗәләре түбәндә: I урын – Ряхмятуллова Сабина Айса кызы белән Чакичева Анна Алексеевна («Саранск медицина колледжы») һәм III урын – Кортункова Дарья Михайловна («Ардатово медицина колледжы»). Сабина бар яктан да булдыклы: ул колледжда гел «5» билгеләренә генә укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, конкурсларда беренчелекне яулый, үзе чараларны алып та бара (мәсәлән, «Мисс колледжа» конкурсын һәм башкаларын). Аңа бүгенгә иң мөһиме – алдагы чемпионатта җиңеп чыгу. Бу аның чын белгеч, алдынгы профессия вәкиле булуына яңа мөмкинчелекләр ачар.
Әйтеп китәргә кирәк, һәрбер компетенция буенча беренчелекне яулаган утыз алты кеше регионара чемпионатының сайлап алу турларында катнашачак-лар. Ә анда җиңүчеләр 19-23 майда WorldSkills стандартлары буенча һөнәр осталыгы III илкүләм чемпионатының финалына Казанга барачаклар. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык катнашучы 46 компетенциянең һәрберсендә эшче һөнәренең иң яхшы остасы дигән исем өчен көрәшәчәк. 2019нчы елның августында WorldSkills стандартлары буенча Бөтендөнья чемпионатын шулай ук Казан кабул итәчәк.

Н.Хәлил