Әлеге материалны әзерләүгә «Шумбрат, Мордовия!»ндә булдырган фурор сәбәп булды, дип яза «Призыв» газетасы.

«Атемардан килгән Кечкенә Биюче» Тимур Турабаев «Яблочко» матрос биюен шулай матур биеп җибәрде, хәтта тамашачылар аның белән бергә биюгә кермәсен өчен чак-чак тыелып утырдылар. Ә аннары тагын бер кат яшь йолдызчык ялтырап алды: Республика Мәдәният Сараенда узган Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы кичәдә. Исегездәдер: «ВОВА абый! Ләмберәдә безгә репетиция ясый алырлык үз Мәдәният Йортыбыз кирәк»... Менә шуңа гаиләсе белән, анда үсә торган шундый сәләтле, булдыклы бала белән якыннанрак танышырга булдык.
Тимурның әтисе, Эльвин Турабаев, Аксен кешесе.Ә әнисе, Валентина ханым, Атемар кызы. Валентина мәктәпне тәмамлап Саранск кооператив институтына укырга керә, бухгалтер һөнәрен сайлый. Дөрес, үз белгечлеге буенча озак эшләргә туры килми: тиздән кияүгә чыга. Ул танышлары янына Атемарга Аксеноводан килгән Эльвин исемле егет белән очраклы гына таныша. Очраклы танышу гомерлеккә булып китә: өйләнешкәннәр. Фаиль улы Эльвин әнисе Сания Каюм кызы белән булачак тормыш иптәшен Валентинаны таныштыра.
- Башта күңелемнең бер почмагында ничек кабул итәрләр дигән сорау куркытып торды дип борчылдым. Мин бит рус, ә алар төп Аксеново халкы. Бәлки, әнисе улы Эльвинны татар кызына өйләндерергә тели? – дигән фикерләре белән Валентина Юрьевна уртаклашты. - Тик очрашудан соң бөтен борчуларым юкка чыкты; Сания Каюмовна мине кызы кебек кабул итте. Туйга каршы сүз дә әйтмәде. 2012 елда улым Тимур туды.
Һәм менә монда иң кызыгы башлана. Сабый, күрәсең, әти-әнисеннән сәләтле, музыкаль ишетү мирас иткәндер. Тимур бер яшь тулар-тулмас инде беренче биюен башкара. Һәм бит килеп тә чыга! Бу яшьтә балалар бию түгел, атлаулары да авыррак була, ә Тимурның хәрәкәтләре үзенчәлекле пластиклылыгы белән аерылып торган. Бәлки, дөрес, әти-әнисеннән мирас итеп күчкәндер? Чөнки әнисе үз вакытында хореография белән шөгыльләнгән; бии. Ул хәтта үз чыгышларыннан видео да язып калдырган. Менә бу ролик ларны зур кызыксыну белән сабый Тимур караган. Ә соңыннан үзе халык биюләренең искиткеч «Па» хәрәкәтләрне кабатлап караган. Шулай итеп, яшь биюче Тимур инде өч ел дәвамында Атемар мәдәният йортында концерт программалары вакытында чыгыш ясый.
Тимурның әтисе дә музыкаль яктан сәләтле. «Шумбрат, Мордовия!» фестивалендә Фаил улы Эльвин, хатыны Валентина Юрьевна белән, чыгыш ясадылар. Алар ирле-хатынлы «Кубан мунчасы» номерында катнаштылар. Белгәнебезчә, тиздән алар башка бәйрәм программаларында инде бөтен гаиләләре белән бергә үзләренең «гаилә» концерт номерын әзерләячәкләр.
Аксеноводан тагы бер йолдызчык - Нимат Олимов турында Аксеново авыл клубы мөдире Әлфия Касыйм кызы Бәширова болай ди:
- Авылларыбызда моң чишмәсе саекмаган. Азалия Шафиевабыз безне күптән үзенең уңышлары белән сөендерә. Нимат Олимов музыкальлеге белән аерылып торган бик тә сәләтле малай, шуңа күрә аның чыгышын тамашачылар һәрвакыт җылы каршы ала. Ул әлегә җирле телне начар белсә дә, татар халык җырларын оста башкара.
Нимат 2014 елда ук Мордовиягә Таҗикстаннан күчеп килгәч, әти-әнисе белән бергә башта Саранскида яшәгәннәр,ә инде аннары Ләмберә районы Аксеново татар авылына күчеп яшиләр. Махфурахон Яхъя кызы белән Умар улы Даврон биш егет тәрбияләп үстерәләр.Татар авылына килгәч, балалар үз яшьтәшләре белән бик тиз дуслашалар, әкренләп алар өчен яңа булган телне үзләштерә башлыйлар һәм үзара татарча сөйләшә дә алалар инде. Әти-әниләре дә ачык йөзле, ягымлы кешеләр. Нимат уллары шунда ук күңеленә хуш килгән шөгыль таба. Авыл клубында түгәрәккә йөреп, вокал мәгъ-лүматларын үстерү мөмкин-легенә ия була. Ул, мөгаен, әнисеннән мирас итеп алган бу сәләтне; әнисе яшь чагында җырчы булган. Һәм хәзер ул бәйрәм концерт программаларында катнаша, тамашачыларны искиткеч моң осталыгы белән сөендерә.

 

 


Наилә НАСЫРОВА