17 һәм 18 январьда Н.П.Огарев исемендәге МГУ бинасында туган (татар теле) һәм туган (татар әдәбияты) буенча олимпиадаларның респубика турлары үтте. Шул ук көннәрне дәүләт теле (мукшы, әрзә) һәм мордва әдәбияты буенча төбәкара олимпиаданың респуб-лика этабы да иде. Максатлары - телне өйрәнү һәм саклау, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Мәктәп һәм район тур олимпиадаларында җиңгән Мордовиянең татар компонентлы барлык мәктәп вәкилләре регионыбыз турында катнашты. Әй-теп китик, 14нче һәм 15 декабрьдә олимпиадаларның муниципаль турында 7-11 сыйныф укучылары катнашса, ә Мордовия күләмендә - 9-11ләр. Мордовия күләмендә татар теле буенча барлыгы 15 укучы катнашкан, ә татар әдәбияты буенча - 12. Жюри әгъзалары: Альфия Фатиховна Муртазина - Ләмберә районы Татар Тавла төп мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Наиля Идрисовна Башмакова - Рузаевка районы Болдово урта мәктәбе татар теле укытучысы, Елена Валерьевна Качкова - Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Нәтиҗәдә туган татар теле олимпиадасында 9, 10, 11 сыйныф укучылары арасында 3 - җиңүче, 5 - икенче һәм өченче дәрәҗә призерлары.
Туган татар әдәбияты олимпиадасында 9, 10, 11 сыйныф укучылары арасында 4 - җиңүче, 5 - икенче һәм 3 дәрәҗә призерлары.
Мәгариф министрлыгы гомуми белем бүлеге консультанты Надежда Васильевна Салмова олимпиада биремнәре турында: «Олимпиада биремнәре өйрә-нелә торган программа материалыннан авыррак булырга тиеш һәм иҗади биремнәр дә бар иде».
Татар теле һәм татар әдәбияты предметлары буенча җиңгән укучылар ел саен Казанда үтә торган регионара олимпиадаларында катнашачаклар. Туган тел – ул акыл садыгы дип юкка гына әйтмиләр. Телебезне балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру - безнең төп бурычыбыз. Татар теле һәм әдәбияты олимпиадаларында катнашучылар шушы бурычны тормышка ашырырлар дип уйлыйбыз. Һәм туган телне кадерләгән халык кадерле булыр, диелә татар халык мәкалендә.

Наилә НАСЫРОВА