1 октябрьдә 2016 елның көзге чакырылыш кампаниясе башланып китте. Быелның 31нче декабренә кадәр кичектерүләре булмаган һәм хезмәттән азат ителмәгән гражданнар хәрби хезмәткә алына.
- Елына ике тапкыр журналистлар белән чакырылыш кампаниясе турында пресс-конференция үткәрәбез, - дип сүзен башлады Мордовия Хәрби комиссариаты комиссары Игорь Валерьевич Тихомиров.- Яз башы айларында Мордовиядә чакырылыш комиссияләренә 1200 кеше хәрби частьләргә җибәрелде. Бүген Мордовиядә барлыгы хәрби хезмәт үтәргә тиешлеләр саны 1000 кеше. Ватан сакчылары Коры җир гаскәрләре, Хәрби диңгез флоты, Һава-космик көчләре, Һава-десант гаскәрләрендә һәм башкаларында хезмәт итәләр. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында иң популяр юнәлешләр булып Һава-десант көчләре, махсус төркемдәге гаскәрләр кала бирә. Мордовия ДОСААФында аерым әзерлек үтеп 3 тапкыр парашютта сикергән 25 стрелок-парашютист егет хезмәткә әзер инде, - ди очрашуда республиканың хәрби комиссары. Алар ВДВда хезмәт итәрләр.
Көзге чакырылыш компаниясе яңалыклары турында да сөйләп китте Игорь Валерьевич. Беренчесе - Россиядә хезмәткә чакырылганнарның электрон картасы (паспорты). Армиядә хезмәт итәргә бурычлы егетнең берничә ел буе электрон паспортка сәламәтлеге, белеме, кайсы комиссариатта кайчан каралганлыгы, закон бозу очраклары турында барлык мәгълүмат тупланып бара. Бу эш хәрби комиссариат, уку йортлары, миграция, сәламәтлек саклау идарәләре һәм башка күп кенә органнарын уртак электрон җепләр белән бәйлиячәк. Запаста булганда сборларда да катнаша алырлар. И.В.Тихомиров:
- Теперь в ходе осеннего призыва перед отправкой в войска каждый призывник получает персональную электронную карту со своими биометрическими данными, изготовленную на республиканском сборном пункте. Также карта содержит сведения о профессиональной подготовке и состоянии здоровье новобранца, другую полезную информацию. Персональная электронная карта предполагает замену бумажных удостоверяющих и учетных документов (удостоверение призывника, военный билет, учетно-послужная карточка, карточка офицера) одним электронным носителем. По мере прохождения военной службы карта будет дополняться новой информацией.
Икенче яңалык. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында төп игътибар урта һәм югары һөнәри белем алганнарга юнәлтелә. Андыйларны 20 яшьтә хезмәткә чакырылса, әлеге яңалык буенча, 2017нче елның 1нче январеннан, техникумнарын тәмамлап диплом алгач кына хезмәткә чакырылырлар.
Мордовиядә контракт буенча хезмәткә сайлау пункты җитәкчесе Виктор Владимирович Валенцов: “Контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр күбәя. Югары белем алган егетләребезнең күбесе ике елга контракт нигезле хезмәтне сайлыйлар. Көзге призывта шундый 22 гариза бар инде. Контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет исә офицерларныкы кебек үк. Алар фатир яки тулай торак белән тәэмин ителә”.
Шуннан җитәкче нинди роталарда хезмәттә икәнлеге турында да әйтте: фәнни ротада (ГК ВКС) өчәү: бер егет конкурслар үтеп, Красногорскта фәнни юнәлешендәге ротада хезмәт итә; шундый мөмкинчелек тә бар. Альтернатив хезмәттә бүген бер егет. Ардатово районы егете Северодвинск - 2 почта бүлегендә бер ел урынына өч ел хезмәт итәчәк.
Үзәк хәрби округ буенча хезмәткә яраклылар 76,0 %, Мордовиядә - 82,0%. Бу иң яхшы күрсәткеч. Иң әйбәт язгы призывта Саранск шәһәре, Большеберезник, Ельник, Темник, Теньгушево, Ковылкино, Кочкурово районнарында үтте. 2016 елның 20 октябрендә беренче хәрби хезмәткә озату булыр.
Качып йөрүчеләр турында да сүз булды. «Уклонистлар»га килгәндә, елдан-ел андыйлар саны кими. Биредә 27 яшь тулган “уклонист” егетләргә “кәҗә билеты” яки кәгазь тапшыралар; үткән ел 44 справка биргәннәр. Аларның эшкә урнашу мөмкинчелекләре чикле.
Җиде ел дәвамында “Әниеңә шалтырат» дигән социаль проект эшли. Призывникка түләүсез 3 һәм күбрәк тә льготалы сим-карта бирелә. Менә шундый хәбәрләр ишеттерделәр пресс-конференциядә.
P.S. Хәрби чакырылыш буенча сораулары булганнар түбәндәге номерлар буенча шалтырата ала:
385505 - Мордовия Хәрби комиссариатының “кайнар линия”се;
88412545513 - Пенза Хәрби прокуратурасының кайнар линия телефоны.

Наилә Насырова