Виолетта Камиль кызы Арикованың хезмәт көне иртән тугызынчы яртыда башлана. Бу официаль. Әмма еш кына иртәрәк башланып караңгы кичкә кадәр дә дәвам итә аның хезмәт көне. Ләмберә муниципаль районы мәгарифе белән мәдәнияты учреждениеләренә хезмәт күрсәтү Үзәгендә эш җитәрлек; директор кешегә җаваплылык та өстәлә. - Без егерме дүрт оешмага хезмәт күрсәтәбез: тулы бухгалтерлар исап-хисабын алып барабыз һәм өлешчә хезмәтне дә күрсәтәбез, - дип район гәҗите корреспондентына сөйләгән Виолетта Камиль кызы. – Зарплата, чыгым белән керем хисаплары һәм башка эш төрләрен башкарабыз. Хезмәт штаты да кечкенә түгел – унбиш хезмәткәр, әмма эш барысына җитәрлек. Инвентаризация барган чакта, яки планлаштырылган мәсьәләләрне башкарганда, оешмаларга үзләренә чыгып килергә туры килә. Эшебезнең спецификасы бу, үзем сайладым…
Чыннан да, экономистлар, бухгалтерлар эше авыр, Виолетта Арикова моны Н.П.Огарев исемендәге МГУның экономия факультетының бишенче курсында Ләмберә мәгариф Идарәсендә практика үткәндә ачыктан-ачык аңлый. Әмма авырлыклар аны куркытмый. Саннарны ярата ул. Вузны тәмамлагач, Үзәктә хезмәт биографиясен башлап җибәрә язма героебыз.
Исап-хисапчылар профессиясе, бер карашка, бик ук кызыклы дип әйтүчеләр аз. Кызыклы дип санаучылар да байтак. Виолетта Камиль кызы Арикованың һөнәре турында фикере түбәндә.
- Беренче карашка экономист яки бухгалтер хезмәте «коры» һәм кызыксыз, дип күренә: цифрлар һәм тагы бер тапкыр цифрлар, кәгазь тавы, отчетлар һәм расчетлар... Мин алай түгел дип уйлыйм, югарыда санап киткән профессиямнең кызыклы үзенчәлеге нәкъ менә шунда. Мин сайлаган хезмәтемне яратам һәм нәкъ аны сайлаганга бер дә үкенмим. Профессиядә кешеләр һәрвакыт булырга тиеш: күп укып, күпне белергә тиешле эшчеләр без. Үз өстеңдә эшләү дә шәхси вакытыңны ала. Еш үзеңне нәрсәдәдер чиклисең, - ди Виолетта Камилевна. - Мәсәлән, китап укырга бик яратам мин, ә күп вакыт матур әдәбият әсәрләре уку урынына норматив документларны өйрәнергә туры килә - ансыз беркая бара алмыйсың, чөнки һәр көн нәрсәдер үзгәрә; үзгәрешләр күп, аларны белергә тиешмен. Шуңа барысына да җитешергә тырышам. Гаиләмә дә вакыт табам мин. Улым бишенче сыйныфта укый, аңа ярдәм итәм һәм башка өй эшләрен эшләргә туры килә. Хатын-кыз тырыша инде ул.
Гаилә - ул гаилә инде, ансыз тормыш ямьсез. Тормышым матур, үземне бәхетле  дип хис итәм: кызыклы эшем - хисап эшен дөрес сайлаганмын мин, якын кешеләрем мине аңлый, кирәк чакта ярдәм итә.
Югары бәяләнә торган сыйфатларга ия ул Виолетта Камиль кызы: бик тәртипле, тыйнак, дөреслек ягында тора торган кеше. Аның белән эшләргә дә, киңәшләшергә дә, уртак тел, фикер табарга да була. Гаиләсе белән пар канат булып озын-озак бәхетле гомер юлын үтсеннәр.

Н.Хәлил