Көй - могҗиза, күңел күтәрү һәм яхшыру чыганагы. Тормышыбызга матур төсләр өсти. Чынлап та, мәдәниятка кагылгач, кешеләр якты хисләр кичерә. Җыр белән шундый матур  очрашуларның берсе Кадошкино районы Латышовка авылы клубында үтә.
Якташларын үзенең сәхнәдә чыгышы белән Нурҗихан Мустафа кызы Симаева шатландыра. Ул бүген Мәскәү шәһәрендә яши һәм Мәскәү татарлары мәдәни Үзәгендәге Наилә Дусметова вокал студиясендә солистка. Латышовкага кунакка килеп, халыкны үзенең җырлау сәләте һәм татар җырына булган мәхәббәте белән Нурҗихан Мустафа кызы буйсындырды. Латышлылар аны сәхнәдә зур алкышлар белән каршы алдылар. Шыгрым тулган зал. Нурҗихан Мустафа кызы Симаеваның башкарган барлык җырлары тирән мәгънәле һәм йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Чынлап та, җыр бит күңел кояшы. Концерт программасында татар җырлары белән бергә, русларның да яңгырады. Җитмәсә гармунда да үзе мастерларча уйната. Җырчы, тамашачылар белән бергә, борынгы җырларыбызны җырладылар. Күңелнең иң тирән почмакларына үтеп керерлек булды бу башкарулар.
Нурҗихан апа номерлары белән бергә, җирле үзэшчән коллективлары да чыгыш ясадылар. Матур җырларны Рушания Донская, Зульфия Исянова, Венера Арюкова, Гузель Демакова, Дамир Вяльшин башкардылар. Ә Зульфия Кандралеева белән Альмира Айсина тыпыр-тыпыр матур биеделәр. Һәрбер артистның чыгышы озын-озак алкышланды.
Шәһәрле җырчы Нурҗихан Мустафа кызы Симаева,  якташларының җылы  мөнәсәбәт күрсәтүләре һәм кунакчыл булулары, күңелен җилкендерде һәм авылдашларына ихластан рәхмәт-ләрен белдерде. Нурҗихан апа быел «Лейся песня» эстрада вокалы конкурсында 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Ул  «Русская и европейская песня» Халыкара фестивале 2 дәрәҗә лауреаты да. Күптән түгел туган көнен билгеләп үткән Нурҗихан Мустафа кызы Симаеваны  якташлары чын күңелдән котлап, саулык, иҗади уңышлар һәм тагы аларны иҗаты белән шатландырырга язсын дигән теләкләрен тели.

Н.Хәлил